Тамашаны карарга дип зал тутырып килгән тамашачы "Татар гаиләсе” бәйгесе киләсе елларда да булса иде дигән теләк белдерде.
3 август Омскида хакимиятләр Ермак һәйкәлен ачу тантанасы үткәрде. Һәйкәлгә себертатарлар, татар иҗтимагый оешмалары протест белдерсә дә, хакимиятләр активистларга басым ясап, бу һәйкәлне ачты.
Себертатар оешмалары, Дөнья татар конгрессы Омскида Ермакка һәйкәл куймауны сорап өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Хакимиятләр һәйкәлнең куелу көнен яшерә.
26 июль көнне халыкара дәрәҗәле спорт мастеры, Омскиның көрәш мәктәбен күпсанлы халыкара бәйгеләрдә таныткан Тимерҗан Кәлимуллинны соңгы юлга озаттылар.
Быелгы "Татар җыры" бәйгесе һәм Сабан туе Омскиның шәһәре юбилеена багышланды.
20 майда Омски өлкәсе Большеречье районының зур булмаган Олыкүл авылында мәчет ачылды. Төзелеш эшләрен моннан 13 ел элек авыл халкы тәртипкә утырмасмы дип Мансур Нурмөхәмәтов башланган була.
Габдулла Тукайның 130 еллыгы Омскида берничә чара белән билгеләнеп үтелә һәм 2016 елда оештырылачак бәйрәмнәр, төрле очрашулар шагыйрьнең исеме белән башланачак.
Омскида татар егетләре сынау үтте. Узган якшәмбедә шәһәрнең иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мохтарияте "Татар егете-2016" бәйгесе үткәрде.
Нәүрүз бәйрәме Омскида соңгы елларда киң күләмдә бәйрәм ителә. Соңгы елларда аның төп оештыручылары - казакъ оешмалары.
21-30 ноябрь себер шәһәрләрендә танылган татар җырчысы Хәния Фәрхи концертлары узды. Һәр тамаша тулы залда, алкышлар белән үтте.
Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов мәгариф, яшьләр эшләре, мәдәният министрлыклары һәм башка оешмаларның эшләрен автономиянеке итеп күрсәтә.
6-7 ноябрь Омскиның Дуслык йортында "Мәдәният" өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм "Алмаз" татар яшьләре оешмасы оештырган татар мәдәнияте көннәре үтте.
Омскига татар мәдәнияте көннәренә килгән татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов Азатлыкка әңгәмә бирде.
Бу көннәрдә "Умырзая" татар-башкорт фольклор халык ансамбле чираттагы сәфәрдә. Омскиның үзешчән сәнгать коллективы бу юлы еракка – Кытай иленә юнәлде.
Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләүче "Өмет" балалар студиясе сентябрьнең беренче якшәмбесендә балаларны белем көне дәресенә җыйды.
Августның соңгы көннәрендә "Себер сандыгы" дип исемләнгән әлеге ял аланында Новосибирскидан һәм өлкәнең авыл-районнарыннан җәмгысе 35 татар баласы ял итте. Ял аланы Новосибирскидан ерак булмаган Ордын районында Обь сусаклагычы ярлары буенда урнашкан.
Быел унбишенче мәртәбә үткәрелгән федераль Сабантуй табигать кочагында – Красноярскиның Татышев утравында булды. Бәйрәмнең матди ягы Красноярски крае һәм Татарстан республикасы тарафыннан тәэмин ителде.
Омскиның "Умырзая" халык фольклор ансамбле Новосибирски өлкәсенең Бердски шәһәрендә уздырылган ХХ Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә чыгыш ясады.
13 июньдә Омскида беренче мәртәбә өлкә Сабантуе булды. Бәйрәмгә биш меңнән артык кеше килгән.
Быел Себердә балалар өчен Сабантуй майның соңгы шимбәсендә үк үткәрелде. 7 июньдә Омски өлкәсенең Усть-Ишем районы Сабантуе узды. 13 июньдә Омскида өлкә Сабантуе үтәчәк.
дәвам