Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары берләшерме?


Мөселман оешмалары җитәкчеләренең бер өстәл артына утырганы бар, Тула, 11 март 2009
Мөселман оешмалары җитәкчеләренең бер өстәл артына утырганы бар, Тула, 11 март 2009

Уфада Русиядәге төп мөселман үзәкләре җитәкчеләре очрашуы булып үтте. Анда ислам дини оешмаларын берләштерү мәсьәләләре тикшерелде.

5 декабрьдә узган әлеге очрашу баш мөфти, Русиянең Үзәк Диния нәзараты рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тәкъдиме белән оештырылды. 25 ноябрьдә узган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе барышында Тәлгать хәзрәт Русиянең дини оешмаларының уртак җитәкчелеген булдыру башлангычын ясаган иде. Хәер, мондый тәкъдимне башка дини җитәкчеләр дә элегрәк әйтә килде, әмма бу эш әлегәчә яхшы ният булып кына кала иде.

Әле Уфада узган киңәшмәдә Русия Ислам мәдәни үзәге рәисе Абдул Вахид Ниязов, Русия Мөфтиләре шурасының эчке эшләр департаменты башлыгы Арслан Садриев, Дәүләт думасы депутаты Алид Яхихаджиев, Русиянең Үзәк диния нәзараты хакимияте җитәкчесе урынбасары Артур Сөләйманов, Төньяк Кавказ халыклары Русия конгрессы Башкарма комитеты рәисе Әхмәд Азимов, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев, БР вайнахлары оешмасы аксакаллары шурасы рәисе Хәмзәт Мусаев, Уфадагы “Мәрьям Солтанова мәдрәсәсе ректоры Илдар Малахов һәм башкалар катнашты.

Утырышта катнашучылар алдында чыгыш ясап, Тәлгать Таҗетдин Русия президенты Дмитрий Медведев исеменә язылган мөрәҗәгатьне укып ишеттерде. Бу хатта баш мөфти Русиянең әлеге киңлекләрендә исламның Болгар дәүләте чорларыннан ук таралганлыгын әйтә һәм ил мөселманнарының берләшүенә булышлык итүне сорый.

Равил Гайнетдин (с) һәм Тәлгать Таҗетдин
Аннан соң Тәлгать хәзрәт киләчәктә төзеләчәк уртак җитәкче органның үзе әзерләгән шәкелен дин әһелләре игътибарына тәкъдим итте. Ул алты почмаклы йолдыздан гыйбарәт. Андагы почмак-нурлар киләчәк оешманың бүлгеләрен чагылдыра. Менә алар: Баш мөфти, Иҗтимагый шура, Голәмәләр шурасы, Мөселманнарның Үзәк диния нәзараты рәисе, Баш казый һәм Аксакаллар шурасы. Тәлгать хәзрәт Баш мөфти вазыйфасында Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинне күрергә теләвен әйтте.

Сөйләшү барышында башка дин әһелләре дә үз тәкъдимнәрен кертте. Файдалы өстәмәләр булган кебек үк, Тәлгать Таҗетдинның кайбер тәкъдимнәре белән килешмәүчеләр дә булды. Мисал өчен, Чечня мөфтие Солтан хаҗи Баш казый вазыйфасы булдыруга каршы чыкты. “Бәлки киләчәктә кирәк булыр, әмма әле иртәрәк”, - диде ул.

Киңәшмә азагында эшче төркем төзелде. Аның әгъзалары берлектәге мөселман җитәкчелеген оештыруга әзерлек эшләрен алып барачак. Оештыру ике баскычта үтәргә тиеш дип килешенде. Иң тәүдә 10 декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк утырышта эшче төркем расланачак. Һәр мөселман оешмасыннан анда икешәр вәкил катнаша. Ә алар инде, үз чиратында, декабрь ахырында үтәчәк килештерү шурасы җыенына барлык тәкъдимнәрне, документларны әзерләргә тиеш. Килештерү шурасы киңәшмәсендә һәр оешмадан сигезәр кеше катнашачак.

Русиянең төрле төбәкләрендәге зур мөселман дини оешмаларын берләштерү омтылышы бу юлы тормышка ашармы-юкмы, әйтүе кыен. Чөнки андый теләкләр элек тә булган иде. Әмма теге яки бу югары дәрәҗә биләгән дини җитәкчеләрнең мин-минлеге, һәркайсының иң өстәге кәнәфине биләргә теләве моңа киртә була килде.
XS
SM
MD
LG