Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себергә Алтын Урда кайтты


Томски шәһәре тарихында беренче тапкыр татар яшьләренең “Алтын Урда” кичәсе оештырылган. Томски яшьләре Алтын Урда дәүләтен татар милләтенең бишеге дип саный.

Татар яшьләре кичәсе Томскиның иң кәттә төнге клубында үткәрелгән. “Алтын Урда” ны оештыручы Искәндәр Әхмәдов сүзләренчә, алар яшьләргә татарның бөек тарихын, тамырларын, мәдәниятен заманча ысуллар белән җиткерергә тырышкан. Милли, тарихи киемнәр кигәннәр, яшьләргә татар тарихына сәяхәт оештырганнар.

Кичәне оештыручы һәм алып баручы Искәндәр Әхмәдов
“Кичәдә халык моңнары һәм заманча җырлар бер-берсенә үрелеп барды. Башта “Шаляпин” клубы сәхнәсендә Алия Низаметдинова “Яулык бию”ен күрсәтте. Аннан соң яшьләр борынгы татар тарихының кайбер сәхифәләрен заманча жырлар аша сөйләп бирде”, ди Әхмәдов.

Искәндәр Әхмәдов кичәне оештыручы гына түгел, “Алтын Урда” төркеменең башкаручысы да. Алар Әмир Вәлиев белән Алтын Урда дәүләте чорына булган мәхәббәтләрен айренби стилендә иҗат ителгән җыр аша белдергән. Җырны Әмир белән Искәндәр үзләре иҗат иткән икән.

“Җырда татарларның Чыңгыз ханнан алып хәзерге “Рубин” футбол такымына кадәр булган зур җиңүләре сөйләнә”, ди Искәндәр Әхмәдов.

“Алтын Урда” кичәсендә Томски шәһәрендә белем алучы тува кызлары Шораана һәм Чочагай дала биюләрен дә башкарган. Искәндәр Әхмәдов сүзләренчә, кызлар үзләрен Чыңгыз хан баһадиры Сүбәдәй дәвамчысы дип саный. Аларның биюләре яшьләрне Алтын Урда чорын күзалларга ярдәм иткән. Кичәгә казакъ рэперы Фәрхәт килгән. “Алтын Урда” кичәсендә Кемерова өлкәсеннән дә кунаклар булган.

Татар яшьләре бәйрәмендә борынгы татар халык җырлары белән беррәттән заманча шаян көйләр дә яңгыраган. Дария Кантуганова “Олы юлның тузаны” җырын гармунга башкарган икән. Томски өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Мурат Хөснетдинов та “Алтын Урда” кичәсендә катнашучыларны алтын яшьләр дип атаган.

“Кичәгә билетлар бик тиз сатылып бетте. Димәк, Томски яшьләрендә милли чаралар белән кызыксыну бар. Кичәнең бер өлеше татар телендә үтте”, ди Искәндәр Әхмәдов.
XS
SM
MD
LG