Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык/Азат Европа радиосы

Азатлык/Азат Европа радиосы бәйсез, сәүдәгә корылмаган медиа оешма булып тора, ул Америка Кушма Штатлары Конгрессының махсус Идарәчеләр шурасы (BBG) аша бирелгән еллык гранты ярдәмендә финанслана.

Азатлык/Азат Европа радиосы нинди дә булса сәяси басымнарга бирелми һәм бернинди хөкүмәтнең дә "агенты" түгел, канун бездән укучыларыбызга дөрес, риасыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирүне таләп итә. Американ хөкүмәте вәкилләренә, шул исәптән Идарәчеләр шурасы җитәкчесенә дә журналистларыбыз эшенә тыкшыну тыелган. Оешмабыз хак вә баланслы мәгълүмат аша демократик кыйммәтләрне һәм институтларны ныгытуны максат итеп куя.

XS
SM
MD
LG