2019 елда безне нинди яңа фильмнар көтә? Дөнья кинематографы нинди зур проектлар әзерли? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә. Бу елны чын мәгънәсендә ремейклар һәм кинопроектларны дәвам итү елы дип игълан итеп була.
Азатлыкның Киноханә шәлкеме айның иң кызыклы премьераларын барлауны дәвам итә. Ноябрь кызыклы фильмнарга бай ай: биографик драмалар, триллерлар, фантастик әкиятләр.
Режиссер Нәсүр Йөрешбаев Татарстанда масштабы ягыннан да, бюджеты белән дә моңарчы күрелмәгән нәфис фильм төшермәкче. Аның белән шул хакта сөйләштек.
Рудольф Нуриев турында документаль фильм, әкият, мюзикл һәм Айга аяк баскан беренче кеше турында кино – октябрьдә кинотеатрларда карарлык фильмнарны барлыйбыз.
"Кире" фильмының өзеге төрле фикер уятты. Әле өзеге генә тәкъдим ителсә дә, киноны милләтчедән көлү дип бәяләүчеләр дә бар. Фильмның режиссеры Рөстәм Рәшитов, бу – ялгыш фикер, ди.
Җәй азагын кино премьераларына бай чор дип атап булмый. Шулай да Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме августта кинода карап булган берничә кызыклы фильм тәкъдим итә.
Футбол беренчелеге аркасында Русия кинотеатрларында рекордлы түбән активлык, күп кеше футбол карый һәм урамнарда чит ил кешеләренә карап йөри. Шулай да, кызыклы фильмнар чыга бара. "Киноханә" июль дәвамында кинотеатрларда карарлык фильмнарны барлый.
Азатлык ай дәвамында кинотеатрларда күрсәтеләчәк премьераларны барлый. Бу айда балаларга һәм гаиләләргә Pixar мультфильмына, дуслар белән Юр чоры турында чираттагы новеллага яки Оушен дусларының хатын-кыз вариантына барып була.
"Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова Татарстанда күбрәк кино төшерү һәм район-авылларда кино күрсәтү челтәрен торгызу өчен казнадан күбрәк акча бүленер дип өметләнә.
11 апрель Казанның иң зур кинозалында ябык ишекләр артында "Байгал" фильмы күрсәтелде. Иҗат төркеме бу әле премьера түгел дип кат-кат кисәтте. Фильм бу көннәрдә генә прокатка чыкмаячак. Режиссер Илдар Ягъфәров аны кинофестивальләрдә күрсәтергә ниятли.
Азатлык гадәттәгечә ай башында кинода карарлык иң кызыклы фильмнарны барлый. Комедияләр, куркыныч фильмнар, тормышчан кинолар да бар.
Алтын Урда тарихын өйрәнгән белгечләр сериалда тарих бозылган, татарлар дошман итеп тасвирлана, аларга урыс дөньясында урын юклыгы сурәтләнә ди.
дәвам