Ун ел дәвамында бу урынны Джеймс Кэмеронның "Аватар" фильмы тота иде.
Җәй айларында, ял вакытында нишләп була? Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме сезгә кинога барып, берәр матур фильм карарга тәкъдим итә, карарлык фильмнар исемлеген дә әзерләп куйды.
Иң күп кино премьералары, гадәттә, июнь аенда чыга. Җәй, балаларның каникул башланган ай, олылар да кинога күп йөргән ай икән бу. Шуңа күрә "Киноханә" күп кызыклы фильмнар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды.
Казанда үткән XV халыкара мөселман киносы фестивалендә җырчы Иделия Марс "See my voice" ("Тавышымны күр") исемле кыска метражлы фильмын тәкъдим итте. Америкада иҗат итеп Татарстанда төшерелгән фильмның тарихы, максаты, татар эстрадасы, шәхси тормышы турында Иделия белән әңгәмә кордык.
Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме чираттагы ай премьераларын тәкъдим итә. Русия май башында, гадәттәгечә, кинотеатрларны хәрби-патриотик фильмнарга күмә, әмма башка төр фильм яратучылар да үз киносын таба алачак.
24-30 апрель Казанда XV халыкара мөселман киносы фестивале узды. Ул ниләр белән истә калды? Эшлекле мәйдан буларак, максатларына ирешә алдымы? Азатлык режиссерлар, актерлар фикерен белеште.
29 апрель Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында милләтпәрвәр, Татарстан һәм Каракалпакстанның халык артисты, җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган "Вафирә" дип исемләнгән кыска метражлы фильм күрсәтелде.
Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме айның иң кызыклы премьераларын барлауны дәвам итә. Апрель ае кинокомикслар өлкәсендә чын язны хәтерләтә, бу ай төрле студияләр зур премьераларын чыгара. Башка жанр фильмнарына да күз салыйк.
Татарстан киносы үсештә, әмма аңа әле игътибар җитеп бетми. "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова дәүләт бу тармакка йөзе белән борылырга тиеш дип саный.
11 март Казанның "Мир" кинотеатрында журналистларга "Водяная" ("Су анасы") нәфис фильмын тәкъдим ителде. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин "бу картина Татарстанның чит ил тамашачысына да кызыклы фильмнар төшерергә сәләтле икәнен күрсәтә" ди.
Соңгы елларда урыс кешесенең рухын күтәрергә юнәлдерелгән тарихи кинофильмнар арасында яңасы барлыкка килде. Күптән түгел Русия кинотеатрларына "Тобол" исемле нәфис фильм чыкты. Тамашачылар арасында популярлык казанды дип әйтү авыр, әмма ул да игътибарга лаек.
Лос-Анджелеста туксан беренче тапкыр "Оскар" кино бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
дәвам