Accessibility links

Кайнар хәбәр

сайлау 2019

Юрий Камалтынов: "Бердәм Русия" Дәүләт шурасына сайлауда кимендә 84% җыярга җыена

Татарстан Дәүләт шурасында "Бердәм Русия" фракциясе башлыгы Юрий Камалтынов парламентка сайлауда фирка кимендә 84% җыярга өметләнүен белдерде.

Аның сүзләренчә, социаль сораштырулар һәм татарстаннар белән аралашу күрсәткәнчә, быелгы нәтиҗәләр узган сайлаудан әллә ни аерылмаячак, дип яза РБК. Узган сайлауда "Бердәм Русия" фиркасе 84,2% тавыш җыйган.

Камалтынов сүзләренчә, Дәүләт шурасының яңа чакырылышында "Бердәм Русия" өстенлекне саклаячак. "Социология шуны күрсәтә: тавыш бирүчеләр арасында без 50%тан ерак киттек. Димәк, тавыш бирергә баручылар "Бердәм Русия"гә теләкләшлек белдерәчәк", диде ул.

Дәүләт шурасының бишенче чакырылышы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Камалтынов милли проектларга, сайлаучылар белән эшкә, Республика координацион шурасын булдыруга аерым игътибар биргәнен белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрь көнне узачак.

Башкортстан башлыгына намзәт булып теркәлгән Радий Хәбиров дебатларда катнашмаячак

Радий Хәбиров

Башкортстанны вакытлыча җитәкләүче Радий Хәбиров республика башлыгы вазифасына намзәт булып теркәлде һәм дебатларда катнашмаячагын белдерде.

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе Радий Хәбировны Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт итеп теркәде. Комиссия утырышыннан соң Хәбиров сайлау алды кампаниясе турында үз фикерләрен белдергән һәм дебатларда катнашмаячагын әйткән.

"Халык минем хакта өч минут эчендә барысын да белеп бетерә аламыни? Үзем турында берни дә сөйләргә кирәкми - мин ачыктан-ачык эшлим һәм халыкның шушы нәтиҗәләргә карап сайлау мөмкинлеге бар", дип китерә Хәбиров сүзләрен "Башинформ".

Хәбиров шулай ук сайлаудан соң республика премьер-министры вазифасы да кайтарылырга тиешлеген әйткән. "Шундый республиканың премьер-министры булырга тиеш. Эш күләме зур, аны уртак җаваплылык белән башкарырга кирәк," дигән ул.

Әлегә Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенә Хәбировтан тыш, дүрт кеше: ЛДПРдан Русия Думасы депутаты Иван Сухарев, КПРФтан Юнир Котлыгужин, "Гадел Русия"дән Юрий Игнатьев, "Русиянең пенсионерлар фиркасе"ннән Владимир Кобзев документлар һәм муниципаль депутатларның​ имзаларын тапшырган.

"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчынов та республика башлыгы вазифасы өчен көрәшергә җыенуын белдергән иде, әмма аны намзәт итеп чыгарырга теләүче фиркаләр булмады. Республиканың сайлау кануны нигезендә намзәтләрне фиркаләр тәкъдим итәргә тиеш.

Шулай ук Башкортстанда оппозициядәге сәясәтче һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтов та башлык сайлауда катнашмакчы иде, ләкин ул кулга алынды. Аны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1 маддәсе) гаеплиләр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда шикләнелә.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән. Намзәтләргә республика үзәк сайлау комиссиясендә теркәлү өчен муниципаль депутатларның 454 имзасы кирәк. Теркәлү 20 июльдә тәмамлана.​

Чаллыда оппозицион Рузил Миңгалимов шул ук фамилияле "Бердәм Русия" намзәтенә көндәш булмакчы

Рузил Миңгалимов

Татарстан Дәүләт шурасына Комсомол бер мандатлы сайлау бүлгесеннән көндәш намзәтләр Марсел Миңгалимов белән Рузил Миңгалимов чыгарга мөмкин.

Чаллы шәһәр шурасына “Бердәм Русия” фиркасеннән сайланган һәм соңрак оппозициягә күчкән Рузил Миңгалимов Дәүләт шурасына сайлауда Комсомол бер мандатлы сайлау бүлгесе аша сайланырга гариза биргән. Моны ул “Idel.Реалии"га раслаган.

Ул сайлауда бәйсез намзәт буларак катнашачак. Намзәт булып теркәлү өчен 1,8 мең имза җыю зарур.

Аның бу бүлгедәге төп көндәше “Бердәм Русия” намзәте, “Профит” ширкәте җитәкчесе Марсел Миңгалимов булырга мөмкин.

КПРФтан бу бүлгедәге сайлау көрәшенә Роберт Сәгыйдуллин, ЛДПРдан Артем Балобанов катнаша. Шул ук бүлгедә бәйсез намзәтләр булачак Чаллының элекке мэры Рәфгать Алтынбаев, Валерий Чернов һәм Александр Якшин да чыга.

Рузил Миңгалимов бу бүлгедән чыгуын аңлатып: “Бу бүлгенең тарихы бик бай. Ул шәһәрдәге беренче бүлге. Шул ук вакытта ул чишәсе проблемнар саны белән дә беренче урында. Аларны чишәчәкбез”, диде.

Ул Рәфгать Алтынбаевның барлык китапларын тәкъдим итү чараларында катнашканлыгын һәм аның китапларын кызыксынып укуын белдерде. Шул ук вакытта ул үзенең “Бердәм Русия” фиркасе намзәте Марсел Миңгалимов тавышларын киметү өчен чыкмавын да әйтте.

Рузил Миңгалимов Михаил Ходорковскийның “Ачык Русия” проектында катнашуын дәвам итүе турында да белдерде.

"Русия патриотлары" Башкортстан башлыгы сайлауда мунициаль киртәне узуда авырлыклар турында белдерә

Рәфис Кадыйров

"Русия патриотлары" белдерүенчә, муниципаль депутатлар Рәфис Кадыйровка имзаларын бирүдән баш тарта, чөнки башка намзәт өчен кул куйганнар. Фирка Башкортстан сайлау кодексының муниципаль киртә турындагы маддәсен шикаять иткән.

Башкортстан башлыгы сайлавы алдыннан муниципаль киртә узуда авырлыкларга очраган "Русия патриотлары" фиркасенең төбәк бүлекчәсе республика Югары мәхкәмәсенә административ шикаять тапшырган. Фирка республиканың сайлаулар кодексындагы 95.3 маддәнең 10нчы пунктын гамәлдән чыгаруны сорый.

Әлеге маддә Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва кылучыны муниципаль депутатларның кимендә биш процентының имзаларын җыярга мәҗбүр итә. 10нчы пунктта бер депутат бер генә намзәткә имзасын куя ала диелә.

Шикаять нигезендә җавап бирүче итеп республика парламенты - Корылтай билгеләнгән. Шикаять узган атнада тапшырылган дип яза "Коммерсантъ Уфа".

"Русия патриотлары" әлеге кодекс нигезендә сайлауда нибары 18 намзәт кенә имза җыя ала, чөнки муниципаль депутатларның саны чикле, якынча 9 мең кеше диелә. Шул ук вакытта республикада 47 сәяси фирканең бүлекчәләре теркәлгән. Шулай итеп, аларның 60-дап проценты үз намзәтен теркәү мөмкинлегеннән мәхрүм.

Шикаять авторлары сайлаулар турында федераль кануннар муниципаль депутатка имзасын намзәтләргә бирү санын чикләми дип белдерә.

"Русия патриотлары" Башкортстан башлыгы вазфиасына "Восток" банкына нигез салучы Рәфис Кадыйровны чыгарды. Республиканың сайлау кодексына ярашлы, намзәт буларак теркәлер өчен һәркем 454 муниципаль депутатның имзасын җыярга тиеш. Күп депутатлар Кадыйров өчен кул куюдан баш тарткан, чөнки имзаларын башка кешегә бирергә өлгергән. Башлык вазифасына барлыгы 11 кеше тәкъдим ителгән иде.

Беренчеләрдән булып 1 июльдә респуликаның үзәк сайлау комиссиясенә имзаларны һәм башка документларны Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров тапшырды. Ул 477 депутатның имзасын җыйган.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьдә узачак.

Медведев халыкның "Бердәм Русия"гә ышанмавын таныды

Дмитрий Медведев

Дмитрий Медвдев "Бердәм Русия"гә ышаныч дәрәҗәсе артсын өчен җәмгыять, сәүдәгә корылмаган оешмалар белән эшләргә өйрәнергә кирәк дип саный.

Русия премьер-министры һәм "Бердәм Русия" фиркасе рәисе Дмитрий Медведев "Известия"гә язган мәкаләсендә халыкның фиркагә карата ышанычы кимүен таныды.

"Бердәм Русия" җәмгыять сорауларына колак салмаган төбәкләрдә фиркане җиңелү көтте дип яза Медведев. "Кешеләр сайлау урыннарына барырга теләмәде. Яки каршы тавыш бирде", ди премьер. Аның сүзләренчә, төп проблем - реаль үзгәрешләр булмау. Фирка "ниләр башкараганы турында әз һәм кызыксыз сөйли. Ниләр һәм ни өчен эшләячәге турында начар аңлата", дип яза Медведев.

"Бердәм Русия"дә яхшы сәясәтчеләр бар, әмма матбугат чараларына "үзләренең масаюын һәм тупаслыгын күрсәтергә оялмаган" вәкилләр турында мәгълүмат эләгә, ди фирка рәисе.

Вазгыятьне үзгәртү өчен, аның сүзләренчә, дәүләт проектларын үтәүне күзәтү системын төзергә, кешеләргә җавап бирү системын көйләргә, "күп нәрсәләр башкарырга сәләтле" сәүдәгә корылмаган оешмалар белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Ул шулай ук "тышкы күзәтүчеләр", шул исәптән блогерлар һәм активистлар турында да онытмаска өнди.

"Бердәм Русия" журналистик тикшерүләр белән шөгыльләнүчеләргә теләктәшлек күрсәтсә, дөрес булыр дип яза Медведев. "Сүз чын тикшерүләр турында бара, ә "фейк яңалыклар" булдыру" турында түгел", дип искәртә ул.

  • 8 сентябрьдә Русиядә 16 төбәк башлыгы һәм 15 парламент сайлаулары узачак. "Бердәм Русия" тарафдары булган намзәтләрнең күбесе фирканең рәсми ярдәменнән тыш катнашырга җыена. Әйтик, Мәскәүдә әлеге вакытта "Бердәм Русия" депутатлары булучылар сайлауларга бәйсез намзәтләр буларак барырга ниятли. Петербур губернаторы вазифаларын башкаручы Александр Беглов да үз намзәтен үзе тәкъдим итте.
  • Мондый карар "Бердәм Русия"нең рейтинглары төшә башлагач кабул ителде. Былтыр фиркагә ышаныч дәрәҗәсе тарихта иң түбән дәрәҗәгә җиткән иде, соңгы вакытларда аның күтәрелүе күзәтелми.

Чаллының элекке башлыгы Рәфгать Алтынбаев Татарстан депутатлыгына дәгъва итәчәген белдерде

Рәфгать Алтынбаев

Рәфгать Алтынбаев Татарстан парламенты депутаты вазифасы өчен көрәшергә җыена. Казан Кирмәне "без бу теманы күзәтеп бармыйбыз" дип белдерә.

Чаллы шәһәренең элекке башлыгы Рәфгать Алтынбаев Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына үз намзәтен тәкъдим итәргә җыенуы турында ачык хат чыгарды. Хатның күчермәсен "Бизнес-Онлайн" китерә.

"Мин бәйсез намзәт буларак катнашам. Беркем дә миңа халык мәнфәгатьләренә каршы килүче үз идеяләрен һәм програмнарын тага алмый. Бөтен җаваплылык белән белдерәм - бернинди дә бизнес-мәнфәгатьләр юк һәм була да алмый", дип яза Алтынбаев.

Сәясәтче сүзләренчә, ул үз намзәтен Чаллының Комсомольский бүлгесендә тәкъдим итәчәк. Аның төп көндәше - "Профит" ширкәте җитәкчесе, "Бердәм Русия" вәкиле Марсель Мингалимов.

Алтынбаевның депутатлыкка дәгъва итүенә бәйле сорауны пәнҗешәмбе журналистлар Казан Кирмәне вәкиле Лилия Галимовага да бирде. "Татарстанда Алтынбаевны күрергә теләмәгән җитәкчелек моңа ничек карый", дип сорадылар.

"Республикада аны кемнең күрәсе килмәгәнен мин белмим. Бу хакта аның белән эшләгән кешеләрдән сорарга кирәк, алар күбрәк сөйләр", диде Галимова.

Аның сүзләренчә, сайлау комиссиясендә көн саен күп намзәтләр теркәлә. "Без анда кемнәр теркәлүен, теге яки бу намзәтнең кем икәнен күзәтеп бармыйбыз, бу безнең игътибар үзәгендә түгел", диде Казан Кирмәне вәкиле.

Рәфгать Алтынбаев Чаллыны 90нчы елларда җитәкләде. Аны 1998 елда "район башлыклары фетнәсе" оештыручы дип саныйлар. Татарстаннан киткәннән соң Алтынбаев Русия авыл хуҗалыгы министры урынбасары булды, соңрак Сергей Миронов белән эшләде. Миронов ул вакытта Федерация шурасын җитәкли иде.

Соңгы елларда Алтынбаев Татарстанда һәм Мәскәүдә яшәде.

XS
SM
MD
LG