Узган якшәмбе Истанбул башлыгын сайлауда янә оппозиция намзәте җиңеп чыкты. Бу президент Рәҗәп Эрдоганга зур орым санала. Төркиядәге соңгы тәрәккыят турында анда яшәүче галим Надир Дәүләт комментарын тәкъдим итәбез.
Күптән түгел башкорт оешмалары Татар иҗтимагый үзәгенә каршы шикаять белән Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде. Политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин моның ни өчен нәкъ менә хәзер башкарылу сәбәбен ачыклаган.
Башкортстан хакимияте республикада яшәүче татарларны диаспора дип атый. Политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин үз комментарында моның белән килешмәвен белдерә.
Идел саега. Кем гаепле? Бу хакта публицист Ркаил Зәйдулла комментары.
Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү өчен республика башлыгы грантлары бүленде. Кәрим Яуш акчаларның кемгә биреләчәген өйрәнеп, алардан алда торган җанисәп исе килә дигән нәтиҗәгә килде. Аның комментарын тәкъдим итәбез.
Украинада Владимир Зеленский җиңүеннән соң демократия безгә дә килеп җитмәсме дигән өмет турында публицист Ркаил Зәйдулла язмасын тәкъдим итәбез.
Быелгы Тукай бүләгенә намзәтләр исемлеген күрдек, аны халыкка озак чыгармыйча тордылар. Кемнәрне бу олы бүләккә өстерәгәннәрен күреп, үзләре дә оялгандыр бәлки. Әмма өстериләр һәм түрәләр ул премияне үз кешеләренә бирәчәк.
Татар теле мәсьәләсе сәбәпле башка милли республикалардагыдан шактый соңарган бу канунның нинди шартларда кабул ителүенә тарихи күзәтү.
Соңгы елларда урыс кешесенең рухын күтәрергә юнәлдерелгән тарихи кинофильмнар арасында яңасы барлыкка килде. Күптән түгел Русия кинотеатрларына "Тобол" исемле нәфис фильм чыкты. Тамашачылар арасында популярлык казанды дип әйтү авыр, әмма ул да игътибарга лаек.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел Казанда 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчете төзеләчәк дип әйтте. Әйтүен әйтте, әмма урыны әлегә хәл ителмәгән. Тарихчы Айрат Фәйзрахманов бу хакта фикерләре белән уртаклаша.
Интернетта татар стратегиясен эшләүчеләрнең исемлеге пәйда булды. Анда кайбер милләтпәрвәрләрнең кертелүе сөендерде, ә кайбер очраклы кешеләрнең дә булуы көендерде.
Былтыр Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулды. Әмма татар тормышында ул олы вакыйгага әверелә алмады. Гомерен татар дәүләтчелеге өчен көрәшкә сарыф иткән бөек язучыны рәсми рәвештә зурларга безнең татар түрәләре шүрли.
дәвам