Данлыклы татар җәмәгать эшлеклесе, меценат Мәрьям Солтанованың Уфада сакланып калган ике йорты якын арада сатуга куелачак. Хәзергә алар торак йорт булып хезмәт итә. Ләкин шәһәр хакимияте үзенең 4 июльдәге карары белән бу йортларны “муниципаль ихтыяҗлар өчен” алырга дип хәл иткән.