5 июль, җомга көнне Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) Казанда "Кытайда уйгыр, казакъ, кыргыз халыклары геноцидына каршы" пикет оештырды.
Татарстанның рус телле ата-аналары төркеме Илшат Әминовның "7 дней" тапшыруында әйткән "тупас, тар маңгайлы наданнар" сүзләрен үзләренә кабул иткән һәм моны прокуратура тикшерергә тиеш дип саный.
Әлеге килешүдән соң "Татнефть" җитештергән ягулыкның 50 проценты эчке базарда сатыла алачак.
Русиядә соңгы атнада икенче кешенең дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп тоткарлануы билгеле булды. Ике эш турында да тәфсилле мәгълүмат юк.
Украина депутаты Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министрына Идел буе халыкларының хәле турында материал кергән журнал тапшырган.
Бер төркем зыялы Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге тирәсендәге хәлләргә борчылу белдереп, Татарстан президентыннан Татарстан мәдәният министрын алыштыруны, үзәккә элекке җитәкчене һәм коллективны кайтаруны сорый.
Башкортстанның Салават шәһәрендә банктан 20 млн сумнан артык акча урлаган хатын гаиләсе белән Казан шәһәренә качкан.
Җир тетрәү магнитудасы 6,4 баллга җиткән. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми.
4 июль Акмәчеттә кырымтатар язучыларының 2018-2019 елларда чыккан китаплары күргәзмәсен оештыру мәсьәләсе каралды. Чараны дәүләт карамагында булмаган оешмалар оештырырга җыена.
Федераль үзәккә түләүләрне кичектергән очракта Татарстанга штрафлар салыначак. Хәзерге вакытта республиканың федераль үзәккә 80 млрд сум бурычы бар.
Кытай хөкүмәте Төркия делегациясен Синҗанга чакырган дип хәбәр итте Төркия президенты идарәсе вәкиле.
300 кешегә исәпләнгән, 500 дүрткел метрлы "Саләх" мәчете Казанның Большие Клыки бистәсендә урнашкан. Мәчет Большие Клыки, Константиновка бистәләре, "Весна" торак комплексында яшәүче мөселманнар өчен уңайлы урында урнашкан.
дәвам