Сишәмбе Татарстан медиасында "Тәртип" радиосы урынына Business FM радиосы киләчәк дигән хәбәр таралды. Ләкин "Тәртип" җитәкчесе Марат Ибләминов Азатлыкка радио бүген эшли, алга таба да эшләячәк дип белдерде.
Тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин фикеренчә, Русия җитәкчелегенең сәясәте үзгәрмәсә, авыллар бетүгә таба барачак. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты юкка чыккан авыллар турында белешмәлек-китап әзерләде.
Кукмарада авыл җирлеге башлыклары басучылардан итек җыеп алып килеп ярминкә үткәрде. Тулысынча диярлек урысча барган, Масленица, Раштуа данланган бу бәйрәмгә итек басучылар үзләре чакырылмаган. Ярминкәдән соң Аш-Буҗи авылында яшәүче Марсель Шәфигуллин Азатлыкка итек басу серен бүлеште.
Татарстанда сынчылар шактый, әмма барысы да үзенең эшләре белән шаккатыра алмый. Кемдер түрәләр белән дус булганга күрә таныла, кемдер читкә этәрелә. Ни өчен соңгы вакытта Казанда куелган һәйкәлләрне бер үк авторлар иҗат итә? Азатлык бу хакта Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаевтан сорашты.
Социаль ипотека дәүләт прграмы нигезендә Залесный бистәсендәге "Салават күпере" торак комплексында фатирларын килешенгән вакытта ала алмаучылар протест йөзеннән чатыр корып шунда "күченү" оештырды.
2016 елда Азатлык биргән сораулар арасында Татарстан түрәләренең, төрле оешма җитәкчеләренең күңелләренә хуш килмәгәннәре дә булды.
Русия 24-26 февральгә планлаштырылган халыкара сноуборд ярышларын үткәрү өчен шәһәр эзли. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов чыгымнарның бер өлешен Русиянең сноуборд федерациясе капларга теләмәгәнгә бу чараны Казанда үткәрүгә ризалык бирмәүләрен белдерә.
Казанда Яңа ел бәйрәмнәренә татар телле Кыш бабай белән Кар кызын өйгә чакыручылар арта. Бу хакта Азатлык хәбәрчесенә Кыш бабай булып йөрүче Илнар Яркәев, Ирек Кашапов, Радик Сабиров җиткерде.
Азатлык интернетта 2016 елда иң популяр булган видеоязмаларны барлады. 2016 ел нинди видеолар белән истә кала? Кайсылары игътибар үзегәндә булып, халык арасында шау-шау куптарды, кызыксыну уятты?
Саллы хезмәт хакы алган түрә белән депутатлар да, 15 мең айлык кереме белән өч бала үстергән ялгыз аналар да Яңа елны каршы алырга җыена. Мөмкинлекләр дә, табыннар да төрле.
Азатлык Казан, Чаллы, Болгар, Яңа Кырлайдагы чыршы бәйрәмнәрен, Яңа ел уңаеннан үткән чараларны барлады. Татар телендәге чараларның бик аз булуы ачыкланды.
Бер яктан, авылларда хастаханәләр ябыла, икенче яктан, алар урынына морглар ачыла. Түрәләр мәдәният йортларын төзеп авылны яшәтмәкче була. Әмма бу гына җитми.
дәвам