Чаллыда корбан сарыкларының иң кыйммәтлесе 10 мең сум тора. Халык 5-7 меңлекләрен сайлый. Быел сарык сатарга килүчеләр дә, алучылар да кимегән.
31 август Уфада Татарстан мөстәкыйльлеген яклап ялгыз пикетлар узды. Чараны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре оештырды.
Татарстанда быелгы уку елына баланы мәктәпкә әзерләп җибәрү өчен арзанрак бәяле киемнәр, мәктәп кирәк-яракларына 15-17 мең сум кирәк. Сатучылар сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда бәяләр әллә ни үзгәрмәгән.
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте.
Миңнехановка хатны имзалаучылар "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен таратуны яки эшчәнлеген оптимальләштерүне, республика басмаларын министрлыкларга, ә район газетларын муниципаль районнарга бирүне сорый.
Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева төбәкләрдә урыс теленнән тыш дәүләт теле буларак башка теллләрне дә өйрәнү укучыларның хокукларын бозмый, дип саный.
Башкортстанның "Туган тел" телеканалы Казанда концерт оештырды. Каналның башлыгы Азат Вахитов белдерүенчә, 28 августтан "Туган тел" телеканалын Татарстанның барлык кабель челтәрләрендә карап була.
Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге паркта Татар иҗтимагый үзәгенең Республика көненә багышланган пикеты узды. Чарада 20ләп кеше катнашты.
Татарстандагы бердәнбер, Чаллыда урнашкан бәби-тартмасына тагын бер бала калдырып киткәннәр. Аңа бер яшь.
30 август көнне Казанның Горький паркындагы калкулыкта зур хәрефләр рәвешендә эшләнгән "Любовь-Мәхәббәт" һәйкәле ачылды. Бу башлангычны Мәскәүдә урнашкан "Һәр шәһәрдә мәхәббәт" дигән иҗади төркем күтәреп чыккан. Тәкъдим итүчеләр аны русча "Любовь" сүзе рәвешендә генә күз алдына китергән. Оештыручылар сүзләренчә, татарча да язуны җирле хакимиятләр таләп иткән.
Русиядә милли халыкларны урыслаштыру эшенә ныклап тотындылар. Путин прокуратурага урыс булмаган халыкларның ана телен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытуны тикшерергә кушты.
Татарстан телевидениесендә 50 ел эшләгән алып баручы, диктор, Милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Татарстанның халык артисты Лия Заһидуллина вазифасыннан китәргә җыена. "Башка эшкә күчәм", ди танылган диктор.
дәвам