23 октябрь көнне Татар иҗтимагый үзәге башка милли оешмалар белән бергә татар телен яклап һәм Татарстан мәктәпләрендә прокурор тикшерүләренә каршы пикет оештырачак.
Татарстанның Лениногорски шәһәрендә “Чишмә” әдәби түгәрәгенең оешу көнен республикакүләм дәрәҗәдә билгеләп уздылар.
Мәрҗәни исемендәге тарих институты бинасында бер төркем җәмәгать эшлеклеләре күптән түгел премьерасы булып узган “Сөембикә” операсы турында сөйләшү үткәрде.
19 октябрь Лаеш районының Усад авылында "Ихлас" дип аталучы яңа мәчет ачылды. Мәчетне төзү эшләрен төрмәдә утырып чыккан кешеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнүче Азат Гайнетдинов оештырган.
Камил Сәмигуллинның Кытай мөселманнарын яклап язуына җавап итеп "Уйгырларның милли-мәдәни берләшмәсе" рәисе Шәрип Әхмәтов мөфтигә рәхмәт хаты җибәргән.
Күптән түгел Казанда "Хизб ут-Тәхрир"нең Русиядәге җитәкчесе булуда шикләнелеп тоткарланган Эдуард Низамовны тикшерү изоляторында кыйнаулар турында "Меориал"га хәбәр ителгән.
15-21 октябрь көннәрендә Казанда V Төрки яшьләр фестивале уза. "Социаль проектлау һәм грант бәйгеләре" темасына багышланган чарада Русиянең егермеләп төбәгеннән 70ләп яшүсмер катнаша.
Татарстан парламенты утырышында депутат Разил Вәлиев мәгариф һәм мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.
Татарстан депутатлары республиканың 2019 елга һәм 2020, 2021 елгы план чорына бюджетын беренче укылышта кабул итте. Киләсе елда бюджет дефициты 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.
Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сораучы петиция белән Рөстәм Миңнеханов таныш, сөйләшүләр бара.
Азатлык Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы бәяләрне чагыштыруны дәвам итә. Бу юлы өченче чирек нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.
"Казан" милли-мәдәни үзәге һәм Милли мәдәният музее хезмәткәрләре Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә музейны саклап калуын үтенеп мөрәҗәгать юллады.
дәвам