"Азатлык" татар яшьләре берлеге мәктәпләрдә татар теле, республиканың дәүләт теле буларак, мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимүгә борчылу белдерде.
Арча районының Казанбаш авылы мәктәбендә прокуратура балалар агулануны тикшерүен тәмамлаган. Мәктәп мөдире үз теләге белән эштән киткән, Арча районы мәгариф идарәсе башлыгына шелтә белдерелгән, мәктәп ашханәсе бер айга ябылган.
Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов абыстайларны һәм табибларны бала таптырмау чараларын кулланмау, йөклелекне өздермәү идеяләрен пропагандаларга чакырды.
Казанның Совет районы мәхкәмәсе Түбән Кама полиция бүлегендә бер кешене азаплауда гаепләнүче өч полиция хезмәткәрен сак астында тотуны 24 апрельгә кадәр озайтты.
21 февраль Казанның Истанбул паркында танылган җәмәгать эшлеклесе Садри Максудиның вафатына 140 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узачак.
Әйдә! Online проекты видео, аудио һәм рәсемнәр ярдәмендә татар теленә өйрәтәчәк.
Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәгенең җиде вәкиле 21 февральдә билгеләнүче Халыкара ана теле көне алдыннан 20 февральдә шәһәрдә ялгыз пикетларга чыкты.
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин Сүриядәге хәрби чараларда республикадан күпме кеше катнашканын белмәве турында әйтте.
20 февральдә Татарстан Дәүләт Шурасы шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлап кую турында КПРФ тәкъдим иткән канун өлгесен кабул итмәде.
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасы депутатлары алдында чыгыш ясап, республикадан "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылыр өчен 85 кеше чыгып киткән диде.
19 февраль Камал театрында Татарстан һәм Русиянең халык артисты Ринат Тәҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе узды. Тантана алдыннан мәшһүр артист Азатлыкка татар теле тирәсендәге вазгыятькә борчылуын белдерде.
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Дәүләт Шурасы утырышында Казанның Яңа татар бистәсе зиратындагы кабер ташларын җимерү җинаяте ачылмаганнар рәтендә тора дип белдерде.
дәвам