РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова 76 яшендә каты авырудан соң вафат булды.
3 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәге вәкиләре Казанның Бауман урамында Осиново бистәсендә төзеләчәк чүп яндыру корылмасына каршы ялгыз пикетлар уздырды.
Татарстан кешесе 38 яшьлек хатынын, 19 яшьлек үги улын һәм ике яшьлек улын пычак кадап үтерүдә шикләнелә. Беренчел мәгълүматларга караганда, моның сәбәбе көнләшү булган.
2 декабрьдә Түбән Камада яңа мәчет нигезенә субай кага башлауга багышланган тантанада шәһәр мөхтәсибе Салих Ибраһимов мәчетнең айлы манарасы булачагын белдерде.
Гаиләдә көч куллануга каршы канун өлгесе Казан җәмәгатьчелеген икегә бүлде. Берәүләр аны "тешсез" диде, икенчеләре, православ активистларына теләктәшлек белдереп, гаиләгә тыкшыну дип бәяли.
2 декабрь Түбән Камада яңа мәчет нигезенә таш салу тантанасы уза. Анда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашуы көтелә. Шәһәр җәмәгатьчелеге айсыз-манарасыз мәчет проектына каршы чыга.
30 ноябрь Казанның "Крылья Советов" паркы янында Татарстандагы экология проблемнарына игътибар җәлеп итү максатыннан пикет үтте.
Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында чираттагы, дүртенче "Үзгәреш җиле" фестивале узды. Быелгы концерт үткән фестивальләрдә яңгыраган җырлардан төзелгән. Шушы ук програм гыйнвар аенда Нью-Йоркның Карнеги-холлында тәкъдим ителәчәк.
29 ноябрь Татарстан байрагын кабул итүгә 28 ел тулды. "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре бу уңайдан Казанда байракчыклар таратты.
Ике ел элек Татарстан мәктәпләрендә татар теле мотлак укытылудан туктатылды. Бүгенге көндә тел сәясәте өлкәсендәге кануннарны янә үзгәртүне алга сөрүче яңа хәрәкәт башлануы сизелә.
29 ноябрьдә 68 яшендә опера җырчысы, мөгаллим, режисссер, ТАССРның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев озакка сузылган авырудан соң бакыйлыкка күчте.
Начарая барган экология, юкка чыккан мирас һәм читтән тагылган төзелеш планнары. 28 ноябрь көнне узган "Казанны яшәү өчен ничек уңайлы итәргә?" дигән түгәрәк өстәлдә шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
дәвам