Русия хакимияте ризасызларны көчләп "дәвалау" өчен совет юлыннан китмәсме? Режим белән риза булмаучыларны психиатрия хастаханәсенә салу традициясе электән килә.
Татарстанда тулысынча дигитал телевидениега күчү 3 июньдә булырга тиеш иде. 4 июнь - Ураза бәйрәме дип, аны октябрьгә күчергәннәр.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт шурасына сайлауны социаль челтәрләрдә, эзләү сервисларында һәм мессенджерларда рекламалауга 14,98 млн сум акча тотарга җыена.
Гадәти авыз ачу мәҗлесләреннән аермалы буларак табында мул ризык түгел, ә хөрмә җимеше белән су гына иде. Бу изге урыннардан кайтарылган нигъмәтләр диелде.
Казанда төзелеш нормативлары тулысынча үтәлми, шәһәрнең генераль планын булдырганда халыкның дини ихтыяҗлары исәпкә алынмый ди белгечләр.
Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Казанның Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете төзелешенә бәйле каршылыкны халык үзе хәл итәргә тиеш дип саный.
Татарстан хөкүмәте музыка сәнгатен үстерү дәүләт програмын кабул итәргә ашыкмый. Дәүләт шурасының президент Рөстәм Миңнехановка юлланган мөрәҗәгате тулысынча яклау тапмаган. Нәтиҗәдә дәүләт програмы кабул итү вакыты әлегә билгесез.
23 майда Казанның Киров районы мәхкәмәсе "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын эше нигезендә гаепле дип танылган 12 кешегә хөкем карары чыгарды.
Рәис Хәбировны иртән өеннән ФСБ хезмәткәрләре алып киткән. Мәхкәмә аны психиатрия хастаханәсенә җибәрү карарын чыгарган.
29 май Мәскәүдә Роскомнадзор берничә ешлыкта тапшырулар алып бару хокукы өчен бәйге уздыра. Шул исәптән, Казандагы FM 95,5 MHz ешлыгы да бәйгегә чыгарыла.
Мәскәү шәһәре арбитраж мәхкәмәсе "Принципъ" иҗтимагый оешмасының АГК-2 ширкәтенә каршы дәгъвасын кабул итте. Казанда чүп яндыру корылмасы төзүче ширкәт мәхкәмә карары белән заводның проект документларын бу оешмага күрсәтергә тиеш булачак.
Чаллыдагы татар активисты Тәлгать Әхмәдишиннан 2нче татар гимназиясендә киләсе уку елында өч 4нче татар сыйныфыннан берсен генә калдырмакчылар дигән борчулы хат килде. Ачыклык кертү максатыннан Азатлык гимназиянең мөдире Фирдүсә Әюпова белән сөйләште.
дәвам