2017 елда Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары телне яклап бер генә зур чара да оештырмады. Булганнары мәдәни чаралардан гыйбарәт.
Башкортстанның татар галимнәре Мәрҗани исемендәге тарих институтыннан җибәрелгән тарихчы Дамир Исхаковны яклауны сорап президент Рөстәм Миңнехановка хат язган.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры артистлары Фидан Гафаровка Салават Юлаев ордены, Нурия Ирсаевага Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды.
Язучы һәм драматург Мостай Кәримнең йөз еллыгына аның әсәрләрен аудиога яздырып дөньяга чыгардылар. Аудиоальбомга биш хикәя кергән.
Алексей Навальныйның Уфадагы штабы Башкортстан халкын 2018 елның 28 гыйнварында "сайлаучылар эш ташлавы"на чакыра. Ул көнне Навальный каршылык чарасын бөтен Русия буйлап уздырырга җыена.
Башкортстанның Иглин районы Акбирде авылы мәктәбе укытучылары җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Алар ата-аналар ризалыгыннан башка дәүләт башкорт телен укыткан, диелә.
Татарстанның һәм Башкортстанның урыс телле җәмәгатьчелеге Федераль белем бирү стандартларының мәҗбүри өлешендәге туган тел һәм туган телдә әдәби уку дәреләрен бетерүне сорап Русия президенты Владимир Путинга ачык хат язган.
24 декабрь Уфада Алексей Навальный тарафдарлары җыены узды. Анда 700дән артык кеше катнашты.
Башкортстан якын көннәрдә "Башнефть" ширкәтеннзн дивидент буларак 6 млрд сум акча алачак. Гомумән, республикага 2017 ел өчен 26 млрд сум тирәсе дивидент түләү турында карар кабул ителгән.
Азатлык 2017 елда татар-башкорт дөньясында милли мәнфәгатьләр, тел, хокуклар өчен көрәшкән шәхесләрне барлады.
Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев журналистлар белән очрашуда федераль үзәк белән шартнамә мәсьәләсендә "хәзер барысы да федераль кануннар белән регламентлаштырылган, иҗатка урын юк", дип белдерде.
"Эхо Москвы в Уфе" радиосында "Татарча сөйләшәбез" дип аталган бер минутлык яңа рубрика чыга башлады. Һәр көнне әлеге рубрикада нинди дә булса бер хәбәр татар һәм урыс телләрендә укыла.
дәвам