Башкортстанның Арбитраж мәхкәмәсе Дөнья башкортлары корылтаеның "Эхо Москвы в Уфе" редакциясенә шикаяте нигезендә беренче тыңлаулар 8 октябрьгә күчерелде.
Уфа янындагы Росгвардия полигонында атышлар өчен пулялары өчәр километр ераклыкка оча торган корал кулланылган. Әлеге пулялар торак йортларга җиткән. Хәрби прокуратура мөрәҗәгате белән мәхкәмә полигонда еракка атучы коралны тыйган.
Башкортстанда яшәүче урыс егете Кирилл Тюрганов смартфонны башкорт теленә күчерү програмын әзерләгән. Бу эшкә аның бер ел чамасы вакыты киткән. Акча тапкан очракта авторлар башкорт смартфоннарының беренче тиражын чыгарырга ниятли.
Опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты, Мариин театры солисты, Башкортстан башлыгының мәдәният һәм сәнгать киңәшчесе Әскар Абдразаков Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде.
Башкортстанда хезмәтләндерү өлкәсендә эшләп, күчемсез милекне арендага биреп табыш алучыларны Татарстандагы кебек үзмәшгуль буларак теркәлергә өнди башладылар.
Монреаль татарлары 30 август Ниагара шарлавыгын Татарстан байрагы төсләрендә яктыртканнан соң, Канада башкортлары да Башкортстан көненә шундый бүләк әзерләргә җыена.
Башкортстан диния нәзарәте пленумына кайбер имамнар кертелмәде. Мөфти вазифасына бердәнбер намзәт итеп бу вазифаны хәзер башкаручы Айнур Биргалин билгеләнде. Башкортстан диния нәзарәте корылтае 16 октябрь узачак.
17 сентябрьдә Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм сивил җәмгыять институтлары үсеше шурасының беренче утырышы узды.
Уфаның Милли яшьләр театры бу юлы Казанга алты спектакль алып килә. Аларның балалар өчен куелганнары урыс телендә генә барачак.
Сак астында тотылучы Айдар Гобәйдуллинның әнисе Галия ханым улы белән очрашкан. Аның сүзләренчә, Айдар кечкенәдән үк бар мәсьәләне мәхкәмәдә гадел хәл итеп була дигән карашта торган. Хәзер ул башка фикердә.
Башкортстан татарлары Татарстанның 100 еллыгына әзерләнә.
14 сентябрь күренекле шагыйрь Муса Сираҗи бакыйлыкка күчте. Ул агымдагы елда 80 яшен билгеләгән иде.
дәвам