Радий Хәбиров Башкортстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасына күчү тәкъдиме белән чыкты. Белгечләр бу туган тел дәресләренең кимүенә китерергә мөмкин ди.
Махсус икътисади мәйдан Башкортстанның Ишембай районында төзелергә мөмкин. 1 февральдә республика делегациясе Татарстанга тәҗрибә алырга килә.
Активист Наил Биккужин үзенең ни өчен кулга алынуын аңлата алмый. Хөкемдар активистка карата ачылган җинаять эшен караучы мәхкәмәгә килмәгәне өчен дип белдерә.
Башкортлар "Урал-Батыр" эпосына нигезләнгән компьютер уенын эшләп ята, татарларның "Сак-Сок" риваятенә нигезләнгән һәм борынгы Болгарга багышланган уеннарын булдыру эшләре туктап калган.
Русия эчке эшләр министры урынбасары экстремизм һәм террорчылык куркынычы башка төрле призмалар аша да каралырга мөмкин дип белдерде.
Башкортстан бюджетыныда кулланылмый калган акчаларның бер өлеше кире федераль бюджетка кайтарылачак.
Башкортстанда 2018 елның гыйнвар-ноябрендә миграцион кимү 7,91 мең кеше тәшкил иткән. Бу 2017 елгы шушы чор белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк.
"Башкорт" хәрәкәте 1 августка башкорт авылларында ялган хәмер сатуны бетерү өчен көрәш алып бара һәм авылларда хәмер сатуны чикләү турында канун өлгесе әзерли.
Очышларны Азәрбайҗанның Buta Airways һава ширкәте башкарачак.
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим исеме Алматының Жетысу районындагы урамга бирелде.
Активист Вконтакте социаль челтәренең шәхси мәгълүматны ачуына каршы шикаять иткән иде.
"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны Зилаирда тоткарлаганнар һәм 26 гыйнварга полиция бүлегенә чакыру тапшырып, кире җибәргәннәр. Активистлар моны Алчынов Сибайда митинг уздырырга бармасын өчен эшләгәннәр дип фаразлый.
дәвам