16-18 май Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең юбилей чаралары уза.
Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге кырымтатар сөргенен искә алды. 18 май — cөрген көнендә Уфада каршылык чарасы узачак.
Башкортча диктантка АКШ, Канада, Германия, Төркия, Франция, Британия, Казакъстандагы башкортлар да кушылыр дип көтелә.
Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Артур Әхмәтханов 57 яшендә Уфада вафат булган.
Икенче дөнья сугышы тәмамлануга 74 ел тулу уңаеннан Башкортстанда "Җиңү язы" чаралары узды.
Апелляция шикаятендә Дилмөхәммәтовның адвокаты сәясәтчене сак астына тоту нигезле түгел дип белдергән иде, әмма Башкортстанның Югары мәхкәмәсе дәлилләрне игътибарга алмады.
Арслановны Нөрмөхәммәт Нигъмәтуллин киткәннән соң, Башкортстан мөфтие вазифасына төп намзәтләрнең берсе дип атыйлар иде.
Шушы көннәрдә Башкортстанда башкорт һәм башка туган тел һәм әдәбият укытучылары берләшмәсе теркәлеп рәсми эшли башлады. Азатлык берләшмә җитәкчесе Фәнзил Саньяров белән дәреслекләр мәсьәләсе һәм башкорт телен укытуны җәелдерү эшләре турында сөйләште.
Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында ут төртүдән зыян күргән мәчетне төзекләндерү өчен социаль челтәрләрдә акча җыю башланды. Зыян күләме миллион ярым сумнан артык диелә.
Башкортстан депутатлары республикада кайбер бәйрәм көннәрдә хәмер сатуны тыю кануны өлгесе турында фикер алышуга чакыра.
Баймак районында полиция автойөреш уздыручыларны озатып йөреп, халык белән профилактик сөйләшүләр алып барса, Исәнгул авылында "Зианчура эчкечелеккә каршы" дип язылган байрак тотып чыгучы активист тоткарланып, 10 мең сум штрафка тартылды.
Башкортстанда Тәтешле районы эшмәкәрләре район башлыгы Рушан Гәрәевне вазифасыннан алу таләбе белән митингка чыгарга җыена.
дәвам