Башкортстанның Ишембай районы Кинҗәбулат авылында ут төртүдән зыян күргән мәчетне төзекләндерү өчен социаль челтәрләрдә акча җыю башланды. Зыян күләме миллион ярым сумнан артык диелә.
Башкортстан депутатлары республикада кайбер бәйрәм көннәрдә хәмер сатуны тыю кануны өлгесе турында фикер алышуга чакыра.
Баймак районында полиция автойөреш уздыручыларны озатып йөреп, халык белән профилактик сөйләшүләр алып барса, Исәнгул авылында "Зианчура эчкечелеккә каршы" дип язылган байрак тотып чыгучы активист тоткарланып, 10 мең сум штрафка тартылды.
Башкортстанда Тәтешле районы эшмәкәрләре район башлыгы Рушан Гәрәевне вазифасыннан алу таләбе белән митингка чыгарга җыена.
Башкортстанның берничә районында башкорт авыллырындагы эчкечелеккә каршы автойөрешләр уза. Аны "Башкорт" хәрәкәтенең районнардагы бүлекчәләре оештыра. Тоткарланучылар да бар.
Башкортстан коммунистлары 1 май бәйрәмен башкала үзәгендә уздыра, тантаналы йөрешләр үткәрә алмады.
Башкортстанда мәхкәмә Стәрлетамакның 1нче санлы мәктәбендә укытучыга һәм укучыларга һөҗүм итүдә гаепләнгән 18 яшьлек егетне мәҗбүри дәвалауга җибәргән.
Активистка карата тагын ике җинаять эше ачылган. Аларның берсе - террорчылык гамәлләре кылуга өндәү белән бәйле.
Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китүе турында рәсми белдерде. Мөфти вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп аның урынбасары Айнур Биргалин сайланды.
Башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова Радий Хәбировны "ФСБ белән килешеп, сайлау алдыннан үзенең көчле көндәшен читләтүдә" гаепли.
26 апрель Уфада беренче тапкыр Тукай һәйкәле янында шагыйрь истәлегенә бәйрәм узды. Тәүге чарада йөздән артык кеше катнашты.
Яшьләр хөкүмәтенә патриотик тәрбия бирү, яшь лидерларны ачыклау, яшь кешеләрнең республикадан китүен киметүче програмнар әзерләү бурычлары куела.
дәвам