Башкорт телен үзлектән өйрәнү өчен мобиль әсбабка республика фәннәр академиясе 2,5 млн сум бүлеп биргән.
Башкортстаның Салават районында урнашкан Янгантау геопаркы Русиядә беренчеләрдән булып ЮНЕСКО геопарклары глобаль челтәренә кертелде.
Башкортстанда сайлаучыларны кызыктыру өчен эшмәкәрләрне зур ташламалар ясарга мәҗбүр итәләр.
Оешманы моңарчы җитәкләгән Фаил Алчынов үзенең беркая да китмәвен, бөтен булган тәҗрибәсен һәм белемнәрен яңа рәискә ярдәмгә юнәлтәчәген әйтте.
Русия мөселманнарының үзәк диния назарәте Уфаның Өченче җәмигъ мәчете бинасын мөселманнарга кире кайтаруны сорап рәсми рәвештә Башкортостанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына гариза тапшырды.
Бүгеге мәхкәмә утырышында Айрат Дилмөхәммәтов үзен эзәрлекләүне 8 сентябрь узачак республика башлыгын сайлауда хакимияткә көндәш булуы белән бәйле булуын белдергән.
Башкортстанны вакытлыча җитәкләүче Радий Хәбиров аудитория белән турыдан-туры эшләү җиңелрәк ди һәм дебатларда катнашырга ризалашкан. Элегрәк ул "халык минем хакта өч минут эчендә барысын да белеп бетерә аламыни" дип дебатларга чыкмаячагын әйткән иде.
Башкортстанда телләрне саклау һәм үстерү максатыннан республика башлыгы тагын 2,6 млн сум акча бүлеп бирә. Моңа кадәр 74,5 млн сум бирелгән иде. Бәйгедә башлыча башкорт проектлары җиңде.
Башкортстанда да казаклар хәрәкәте активлашырга мөмкин. Дәүләт оешмаларына алар белән берлектә эшчәнлек алып бару рөхсәте бирелде.
28 август Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим музеен ачу чарасы узды.
Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты үзенең юридик статусын саклаячак һәм республиканың стратегик оешмалары исемлегендә калачак.
8 сентябрь Башкортстанда республика башлыгы сайланачак. Башлык вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм тагын берничә намзәт арасында көрәш бара. Айрат Дилмөхәммәтов белән Рамилә Сәетова сайлауга кертелмәде. Азатлык намзәтләрдән республикада тел статусы ничек хәл ителергә тиешлеген белеште.
дәвам