Якшәмбе саен Zoom видео програмы аша Казаннан татар теле укытучысы Төньяк Америкада яшәүче татарлар өчен татар теле дәресләре алып бара. Әлеге ысул белән Монреаль, Торонто, Колумбус, Вашингтон һәм башка урыннардан балалар туган телне өйрәнә.
Чиләбедә инвалид арбасында утырган 45 яшьлек Әмир Гыйләҗев тоткарланган. Аны берничә ел элек бер мөселманның төрмәдән чыгу турындагы видеоны монтажлап интернетка куюда гаеплиләр. Гыйләҗевның хатыны Әмир тиешле карау булмау сәбәпле үлеп китәргә мөмкин дип борчыла.
Язучы Фәүзия Бәйрәмова Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга ачык хат язды. Ул аннан Русиядә дини өлкәдә эзәрлекләнү сәбәпле Төркиягә күченгән мөселман татарларга ярдәм итүне сорый.
Самарның "Бердәмлек" өлкә газеты баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафат. Сентябрьдә аңа 75 яшь тулган иде.
Бүген дөньякүләм "Татарча диктант" чарасы уза. Азатлык берничә факт тәкъдим итә.
Русия Мөфтиләр шурасы Кытайда мөселманнар дискриминациясе темасын куертырга җыенмый.
Австралия татарлары Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә ачык хат язган. Алар мөфтинең Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүен кире кагуы турындагы сүзләренә борчылу белдерә. Татарстан белән сәүдә эшләре өчен татар эшмәкәренең 20 елга төрмәгә утыртылуын искә ала.
Быел "Татарча диктант" чарасына ике әсәр сайланган. Татарстаннар Исхакый әсәре нигезендә язачак, ә чит илләр һәм төбәкләр өчен Алиш әсәре укылачак.
Томски дәүләт университеты лингвистлары татар телен онлайн өйрәнү дәресләре уздыра башлый. Уку йортының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, татар телен өйрәнергә теләүчеләр башлыча милли мәдәниятне саклап калырга омтылучы яшьләр.
Япониядә беренче мәчетне татарлар төзеткән. Кобе шәһәрендә урнашкан әлеге мәчеттә хәзер бер генә татар да юк. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шушы мәчеттә булып Коръән бүләк итте.
Августта Русланның туганнары ярдәм сорап Омски өлкәсенең хакимият бинасы янында пикет уздырган иде.
27 октябрьдә дөньяның төрле урыннарында "Татарча диктант" чарасы узачак. Диктантны хатасыз язучыларга бүләкләр биреләчәк. Моннан тыш, чарада катнашкан һәр кешегә бу турыда таныклык та тапшырыла.
дәвам