Шагыйрь һәм журналист Фәрит Шириязданов Самар өлкәсенең Иске Ярмәк авылының шанлы һәм данлы чорларын барлап китап нәшер иткән.
26 август Нью-Йорк татар берләшмәсе Корбан бәйрәменә багышланган чара үткәрде. Анда 50ләп кеше катнашты.
Җәмәгать эшлеклеләре, адвокатлар, журналистлар "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, колониядә утыручы Данис Сәфәргалине яклауны сорап, АКШ, Британия, Германия, Франция, Япония, Төркия, Канада җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
20-25 август Барнаулда беренче тапкыр татар яшьләренең төбәкара форумы узачак. "Яшь йөрәкләр" дип аталган фестивальдә Русия һәм Казакъстанның 10 төбәгеннән 30 делегат катнаша. Казаннан җыенга Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин бара.
26 август Омски шәһәренең Халыклар дуслыгы бакчасында "Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестивале үтәчәк.
Кытайның Синҗан төбәгендә берничә татар кулга алынган дигән хәбәрләр бар. Кытайдан күчеп кайткан татарларга Русия ватандашлык бирми. Кытай белән хезмәттәшлек иткән Татарстан андагы милләттәшләребез хәленә күз йома. Быел Өремчедә Сабантуе да узмаган. Азатлык шушы хәлләрне тикшерергә булды.
Казакъстанның Кызылъяр (Петропавел) шәһәрендә Дин-Мөхәммәт мәчете дәүләт карамагына күчкәч, анда йөрүче татарлар саны кимегән. Заманында ата-бабалары төзеткән мәчетне Казакъстан диния нәзарәтенә бирүне татарлар рәнҗү белән кабул иткән.
Иваново шәһәрендәге җәмигъ мәчетнең икенче өлешенә якын тирәдәге өлкәләрдән кунаклар чакырылып тантаналы шартларда нигез ташы салынды. Бу төбәктә татар тарихы болгар дәүләте чорына ук барып тоташа, ди җирле имам.
11-12 август Мәскәү өлкәсенең Старая Купавна шәһәре янында татар яшьләренең "Йолдызлар яңгыры" фестивале үтәчәк. Фестивальнең төп максаты – Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендәге татар яшьләре оешмаларын берләштереп, уртак проектлар эшләү.
Оренбурда "Көнчыгыш-Көнбатыш. Классика һәм авангард" XI халыкара кинофестивале кысаларында танылган актер Марат Бәшәровның иҗат кичәсе узачак. Биредә актер Татарстанда танылган драматург Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән "Мулла" фильмын да тәкъдим итәчәк.
3-5 август Тубылда себертатарларның "Искер-җыен" тарихи-мәдәни мирас фестивале узды. Нәкъ шул көннәрдә хакимият себертатарларга каршы сугышкан Ермакны искә алу көнен билгеләп үтү өчен казакларны җыйган.
Британия премьер-министры Тереза Мэйдан "татар милли хәрәкәте лидерларының берсе Рәфис Кашаповка җинаять эше ачылу сәбәпле, аңа сәяси сыену бирүне тизәйтүдә" ярдәм сорыйлар.
дәвам