Татар яшьләре көннәренә җыелган егет-кызлар Русия думасының милли телләргә каршы канун чыгаруын борчылып кабул иткән. Чарада катнашкан блогер Татар малай, егетләр-кызлар, яңа шартларда эшләү алымнарын уйлый. Татар яшьләре көннәрен Instagram-да яктыртып барган блогер Ләйлә Лерон, "Татар телен укытуны чикләүче канун чыгуына шатмын, татарлар уянды", диде Азатлыкка.