Чара Төньяк Америкада яшәүче татарларны берләштерү максатыннан оештырыла.
Матбугат чараларында "Зөләйха күзләрен ача" сериалын "Россия 1" каналында күрсәтүне язга күчерергә мөмкиннәр дип язды. Яхина үзе "белмим, телеканалдан сорагыз", диде.
Хокук яклаучы Булат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, Татарстан үз хәрбиләрен яклауда файдалы эшләр башкарды. Татарстан тәҗрибәсен башка өлкәләрдә дә кулланып буламы? Русия армиясендә үлем очракларын ничек киметергә? Шул сорауларга җавап эзләдек.
Мәскәүдә яшәүче яшь экология активистлары, киләчәктә экология темасына үз видеоблогларын булдырырга җыенучы Диана Җәмдиханова һәм София Барбашова белән аларны борчыган проблемнар турында сөйләштек.
Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов аны тыелган китаплар таратучы дип таныган мәхкәмә карары белән килешми.
Екатеринбур Җәмигъ мәчете төзелергә тиеш булган урында хәзер боз сарае төзелеше бара. Мөселманнар "Нур-Усман" исемле вакытлы гыйбадәтханәне дә бушатырга мәҗбүр.
Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов үзенең тыелган китаплар таратуда гаепләнүе артында өлкәдәге татар оешмаларын буйсындырырга теләүче "Бердәм Русия" кешесе Равил Нургалиев тора дип исәпли.
Ачир авылы янындагы күлнең балыгы кешенең кул-аякларын хәрәкәтсез калдыруга китергән авыру чыганагы дип табылган. 25 октябрьдән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Ике кеше әле хастаханәдә кала.
Петиция авторы татарлар яшәүче Ачир авылында тиздән ачлык башланачак, хакимиятләр халыкка һуманитар ярдәм күрсәтергә тиеш дип белдерә. Себернең әлеге авылында быел көз сәер авыру таралган иде.
Русия башкаласының "Корстон" кунакханәсендә узган “Мәскәү-Татарстан күпере” форумында күренекле татарлар, Татарстаннан чыккан мәшһүр кешеләр белән очрашу булды.
БДУның Стәрлетамак бүлегендә әлеге төбәктә яшәүче ике авторның китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Анда милли мәсьәләләр дә читтә калмады.
Сәлимҗан Шәмсетдинов Чита шәһәренең тикшерү изоляторында утыручы, 8 кешене атып үтерүдә гаепләнүче улы Рамил белән очрашты. Әтисе улым мыскыллауларга түзмәгән дип аңлатты Азатлыкка.
дәвам