5-13 февральдә Төньяк Америкада җырчы Филүс Каһиров һәм аның иҗатташ дусларының концертлары бара. Азатлык татарларның Америкадагы беренче шундый тәҗрибәсе хакында оештыручылар һәм тамашачылар белән сөйләште.
Ике атна дәвамында курсларны тыңлаучыларга шушы цикл кысаларында 10 лекция укылачак.
8 февральдә Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының элеккеге башлыгы, эшмәкәр, меценат Эдуард Ганиев вафат булган. Аңа 67 яшь иде, соңгы вакытларда ул каты авырган.
Әсәдуллаев йорты тирәсендә тагын болытлар куера. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы. Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре исә дәүләт белән килешү бар, эшебезне дәвам итәбез дип белдерде Азатлыкка.
Бина мәсьәләсе мәхкәмәдә март аенда каралачак.
Берләшкән милләтләр оешмасы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итте. Русия вәкиле илдәге асаба халыкларның телләрен саклау һәм үстерү фонды төзелү турында белдерде. Азатлык сораштырган белгечләр бу фондка өмет багламый.
Башка кеше ярдәмендә хәрәкәтләнә алмаучы, арбада гына йөртелүче инвалидны террорчылык гамәлләре кылырга чакыруда гаеплиләр.
Мәскәү православ татарлары җитәкчесе Динара Бухарова "Мәскәү татарларының зур күпчелеге православ динен тота, моны Русия мөфтиләр шурасының багучылар комитеты рәисе Фәрит Фарисов та таный, әмма киң җәмәгатьчелек алдында әйтергә теләми" дигән иде.
Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләргә тиешле эшче төркемгә кемнәр кергәне билгеле булды. Исемлектә 50дән артык кеше: галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, түрәләр һәм дин әһелләре. Шулай ук бу эшкә чит илләрдә яшәүче белгечләр дә җәлеп ителәчәк.
29 гыйнвар Мәскәүнең Фома чиркәвендә Халыкара Раштуа укулары кысаларында православ татарларның дүртенче конференциясе узды.
Аделаидада Австралия көнендә үз мәдәниятләрен танытырга чакырылган кайбер татарлар бәйрәм парадында урыс төркемендә матрешкалар белән чыкты. Башка татарларга бу ошамады.
27 гыйнвар Казанда III төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы ачылды. Русия төбәкләреннән укучыларын алып килгән укытучылар Азатлыкка үз төбәкләрендә татар телен укыту торышы турында фикерләре белән уртаклашты.
дәвам