18-19 апрельдә Казанда татар хатын-кызлары җыены узды. Моңа кадәр “Ак калфак” форумы әлеге җыеннан ни белән аерылганын анык кына берсе дә аңлата алмады. Җыенның тәэсир көче зуррак дип әйтүчеләр булса да, корылтайда артык җитди мәсьәләләр күтәрелмәде.
19-21 апрельдә Мәскәүдә Казанның "Әкият" театры гастроле уза. Анда күрсәтелүче тамашаларның барысы да урысча гына.
18 апрель танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, Азатлык радиосы хәбәрчесе Айрат Ибраһим 83 яшендә Сембер шәһәрендә вафат булды.
18 апрель Уфада татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла. Соңгы дистә елда Тукайга һәйкәлләр тагын кайларда ачылган – Азатлык шуны барлады.
Аида Гарифуллина өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк, каймак бәлеше, пилмән, коймак һәм башка татар ашлары белән танышырга тәкъдим итә.
17-18 апрель Казанда Дөнья татар хатын-кызлары корылтае узачак. Анда төрле төбәкләрдән 500ләп делегат катнашуы көтелә.
Камилә Гафурҗанова АКШта яши, әмма "Татарстанга булганга мәхәббәтем үзгәрмәде" дип белдерә.
Галимә Роза Корбан татарлар турында халыкара дәрәҗәдә күбрәк сөйләргә кирәк ди. Аның фикеренчә, Төркиядә дә, башка җирләрдә дә татарларны борчыган милли мәсьәләләр хакында белмиләр.
Быел Алтын Урда оешуга 750 ел тулу билгеләнә. Татарстанда бу уңайдан аерым чаралар каралган, тик зур активлык сизелми. Хакимият киләсе елда билгеләнәчәк ТАССРның 100 еллыгына күбрәк әһәмият бирә сыман.
23 март Сарытауда беренче тапкыр татар яшьләре форумы узды. Сарытауның өлкә китапханәсендә узган бу җыенга 200гә якын делегат килде.
Эльза Нисанбекованы теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлектә гаепләргә җыеналар.
Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы юк дигән фикер турында белгечләр белән сөйләштек.
дәвам