2 мартта үтәчәк президент сайлавына 4 намзәт теркәлде. Путинның варисы вице-премьер Медведев, эшем күп дип, дебатлардан баш тартты. Шуңа да карамастан, җиңүне нәкъ менә ул яулар дип көтелә.
Русиядә 2 мартта үтәчәк президент сайлау алдыннан Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре белән Мәскәү арасындагы каршылык яңара.
Бар дөнья буйлап автократ җитәкчеләр, сайлауда хәрәмләшү, сүз иреклеген кысу кебек эшләр белән шөгыльләнүгә карамастан, үзләрен демократ итеп күрсәтергә тырыша. Көнбатыш моңа күз йома.
Кушма Штатларның чираттагы президенты булу өчен көрәш көннән-көн кискенләшә бара - әлегә ул ике мөһим партиянең эчендә генә кала, анда ноябрьдә булачак сайлауга партия исеменнән кайсы намзәтнең чыгуы хәл ителә. Һәр намзәт штаттан-штатка йөреп президент урынына нәкъ менә аның гына лаек булуын исбатларга тырыша. Чәршәмбедә шундый беренчел сайлау халык күпләп яшәгән һәм ахыргы нәтиҗәләргә зур йогынты ясый алырлык Флорида штатында узды.
ФСБның элекке агенты Александр Литвиненко турында аның тол хатыны, хезмәттәшләре һәм аны үтерүчеләр дип саналган кешеләр сөйли.
Президент Буш хакимияттәге соңгы елына бик түбән рейтинг белән керә. Шуңадыр да ул үзенең соңгы еллык юлламасын казанышларын барлауга багышлады кебек - Ак йортта үткәргән елларын ул дөнья буйлап демократик тәртипне урнаштыру өлкәсендәге уңышлары белән искә алачак. Әлбәттә, хәзерге көнүзәк проблемаларга да урын табылды ул еллык юлламада.
Cәясәт белгече Евгений Волк сүзләречә, Андрей Богданов – демократия бар дигән караш тудырыр өчен генә булдырылган намзәт.
Казанда инде әкренләп таң атканда, Кушма Штатлар президенты Джордж Буш Конгресска килеп, үзенең соңгы еллык юлламасын җиткерәчәк.
Касьяновның сайлау алды кагәзьләрендә һәм җыелган имзаларда кирәгеннән артык хата һәм җитешсезлекләр булган, дип Русиянең үзәк сайлау комиссиясе оппозиция намзәтен теркәмәде.
Җомга көнне Сербия һәм Русия арасында нефть-газ килешү имзаланды. Бу килешү Русия Газпромының Сербиянең дәүләт нефть-газ ширкәтен сатып алуын, “Көньяк Агым” газүткәргечен һәм газсаклагыч төзүне үз эченә ала. Шулай итеп Русия Сербия ярдмендә Европага үтеп кереп тәэсир итмәкче.
Русиянең Европа илләре белән энергетика өлкәсендә бер-бер артлы ике килешү төзүе Европаны Русия газына артык бәйле итмәсме дигән шөбһәләр тудырды.
Русиядә генә түгел, Европа илләрендә һәм Кушма Штатларда да соңгы вакытта он, ит, сөт, май кебек төп әйберләрнең бәяләре артты.
дәвам