Иранда Ислам инкыйлабының 30 еллыгын билгеләп үтәләр. Республика игълан ителгәннән соң халыкның матди хәле яхшырдымы?
Иран үзе ясаган Җир иярченен беренче мәртәбә галәмгә чыгаруы турында белдерде.
Европа Берлеге җитәкчелегенең Русия президенты белән еллык очрашуы 21-22 майда Казанда уза ала. Бу хакта Чехиянең Мәскәүдәге илчесе белдерде.
Русиядә эшсезләр саны арта, төрле тәбәкләрдә бурычларын түли алмыйча үз-үзләренә кул салучылар турында хәбәрләр күбәя.
Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон Мәскәүгә килеп Русия президенты белән очрашудан баш тартты. Якын арада ул Тәһранга җыена.
Комида агач йортта чыккан янгында олы кешеләр һәм инвалидлар янып үлде. 3 февраль Комида матәм көне дип игълан ителде.
Русия калаларында урам җыеннары узды. Мәскәү һәм Петербурда оппозициягә чараларга рәсми рөхсәт бирелмәде. 40-60 кеше кулга алынды.
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Израил президенты Перес арасында булган ызгыштан соң, Төркия дипломатиясен авыр көннәр көтә.
Рим Папасы Холокостны танымаган динчеләрне чиркәүгә кире кабул итте. Бу Бенедикт XVI католикларны берләштерергә теләве иде ди белгечләр.
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Давоста Газзә мәсьәләсенә багышланган очрашуда Израил президенты Шимон Перес белән талашып, җыенны ташлап чыгып китте.
“Одноклассники.Ру” интернет сәхифәсе мәктәпне тәмамлаучыларны Мәскәүгә Кремль сараена җыймакчы. Русиядә “Классташлар көне” дигән дәүләт бәйрәме барлыкка килергә мөмкин.
Бу мәсьәлә былтыр ук куертыла башлаган иде инде: имеш, мэр депуталар арасыннан сайлансын. Ләкин думаның үзендә үк бу җәһәттән фикер утраклыгы булмаганга, хәзер референдум уздыру кирәклеге турында сүз куертыла башлады.
дәвам