Көнбатыш илләре Иранның ракета сынауларына тирән борчылу белдерә. Дүшәмбе көнне Иран Сәҗил исемле яңа еракара ракета сынавы үткәрде.
Германиядә янә канцлер Ангела Меркелнең христиан демократлар берлеге җиңде. Бу юлы ул хөкүмәтне ирекле демократлар белән төзергә җыена.
Президент сайлавыннан соң Әфганстанда туган каршылык һәм яңа хөкүмәт алдындагы вазыйфалар турында мөһим дипломатлар үз киңәшләрен тәкъдим итте.
Чехия хакимиятләре кризис аркасында эшсез калган мигрантларны кайтарып җибәрер өчен юл хакын түләргә әзер иде. Әмма илдә күчеп килүчеләр саны кимемәгән, киресенчә, арткан.
Хокук яклаучылар Кремль яклы “Наши” хәрәкәтенең 4 ноябрьдә “Рус йөреше” үткәрүе Русиядә милләтчелекне рәсмиләштерү булачак ди.
Германиядә парламент сайлавы узды. Илдә 62.2 миллион кеше тавыш бирү хокукы ия. Ангела Меркел коалиция төзү турында сөйләшүләр башларга тели.
Якшәмбе көнне Госманлы патша нәселенең беркайчан да тәхеттә утырмаган соңгы вәкиле җирләнде. Эртугрул Госманоглу 92 яшендә Истанбулда вафат булды.
Гаепкә тартылачак кандидатларның исемлеге әзер. Өлкә үзәге тикшерү идарәсендә узган елны Беляевка мәктәбендә булган мәхшәргә багышланган матбугат очрашуы булды.
Питсбургта икътисадлары алга киткән һәм тәракъкый иткән 20 илнең җыены үтте. G-20 дөнья икътисадын күзәтеп баручы төп оешмага әйләнер дип көтелә.
Грузия президенты Саакашвили кайбер көчләрнең Грузиядә ясалма чикләр булдыру тырышлыгына басып ясап, дөнья илләрен моңа битараф калмаска чакырды.
Парламент сайлавына Әфганстандагы хәлләр тәэсир итәргә мөмкин. Халыкның 70% гаскәрләрне чыгаруны таләп итә.
Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Русия башка илләр янында зур дәүләт булуы белән Алтын Урдага бурычлы дип исәпли.
дәвам