ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский урыс телен чүп-чар һәм чит ил сүзләрдән арындырырга кирәк дип саный.
Британиянең Казан Универсиадасына спортчылар җибәрмәвен Вил Мирзаянов хокук бозуларга протест йөзеннән бойкотка чакырулар нәтиҗәсе, дип исәпли.
Чит ил матбугаты узган атна Мәскәүдә үтерелгән Аслан Усоянның Төркия хакимиятенә каршы сугышкан ПККны корал белән тәэмин иткәне турында хәбәр итә.
Чиркәүдә биюләр оештырып дан казанган кызларны яклаган хокукчылар адвокат Ирина Хрунова һәм “Коммерсант”ка каршы дәгъва белдерә.
21 гыйнварда АКШ президенты Барак Обама икенче мәртәбә президентлыкка ант итте. Азатлык инаугурация чараларыннан туры трансляция тәкъдим итте.
PricewaterhouseCoopers көчле икътисадларның үсеше турындагы хисабында Русиянең Европада иң зур икътисад булу мөмкинлеген фаразлый.
Нефтеюгански имамы ярдәмчесе 70 яшьлек Рамил хәзрәт Гәрәевне 30 яшьлек дагыстанлы "намазны дөрес укымыйсың" дип кыйнап качкан.
Дөньяда кеше хокукларын күзәтүче оешма Русиядә иреклекләрне кысуга башка элекке совет республикаларының да иярүенә борчылу белдерә.
13 гыйнварда Мәскәүдә "хәсисләр канунын" көчтән чыгарырга, аны кабул иткән Думаны таратырга таләп иткән йөрештә дистәләрчә мең кеше катнашты.
10 гыйнвар көнне Лос-Анджелес шәһәрендә "Оскар" премиясенә номинантлар исемлеге игълан ителде. Иң яхшы фильм исеменә тугыз фильм дәгъва итә.
2012 елның 28 декабрендә Русия президенты Путин яңа канунга кул куйды. Бу канунга күрә 2013 елның 1 гыйнварыннан АКШ ватандашларына Русиядән ятим балаларны асрауга алу тыелды. Әлеге канун Русиядә шактый зур ыгы-зыгы тудырды. 13 гыйнварда оппозиция Мәскәүдә бу канунга каршы йөреш үткәрергә җыена.
Игъланнарга күз салсаң, Русиядә укымыйча югары белем дипломы алырга, хәтта диссертация язмыйча доктор булырга мөмкин.
дәвам