19 декабрьдә Мәскәүдә Русия балаларын чит ил ватандашларына асрауга бирүне тыйган канунга каршы протест чарасы үтте. Чарада катнашкан кимендә 13 кеше тоткарланган.
19 декабрьдә Русия экраннарына "Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт" фильмы чыга. Дүрт көн эчендә дөнья буйлап ул инде 223 миллион доллар җыйган.
Татар иҗтимагый үзәге Европа шурасының парламент ассамблеясына Русиядә җирле халыклар телләренең кысылуын белдереп хат җибәрде.
АКШ президенты Ньютаунда күпләп үтерү корбаннарының туганнарына кайгы уртаклашу белдерде һәм Американы үзгәрергә чакырды.
Мәскәүдә полиция Лубянка мәйданында оппозициягә сәяси тоткыннарны азат итүне таләп итеп “Азатлык маршы” уздыру мөмкинлеге бирмәде.
Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев латин әлифбасына күчүгә әзерлек башларга чакырды. Бу 2025 елдан булырга мөмкин.
Владимир Путинның Русия Федераль мәҗлесе алдында ясаган чыгышында татар корылтаенда яңгыраган чыгышларга, тәкъдим-таләпләргә җаваплар бар иде.
Русия мөселманнарын өйрәнгән һәм яклаган, Казанда булып татар галимнәре белән хезмәттәшлек иткән Мари Беннигсен-Броуксоп вафат.
Дагыстандагы үтерүләр дулкыны күп гаиләләргә кагылган. Әмма Хадиҗат Насибова гаиләсендә инде бер ир-ат та калмаган.
Думада икенче укылышта карауга әзерләнгән мәгариф канунында Татарстаннан килгән 17 тәкъдимнең берничәсе исәпкә алынган.
Дөнья татар конгрессы Берләшкән Милләтләр Оешмасына керергә тели. Могың өчен бишенче корылтайда конгресс низамнамәсенә үзгәрешләр кертелде.
Казанда һәм Йошкар-Олада Русиядә кабул ителүгә әзерләнүче “Мәгариф турындагы канун”га каршы пикетлар үтте.
дәвам