Игъланнарга күз салсаң, Русиядә укымыйча югары белем дипломы алырга, хәтта диссертация язмыйча доктор булырга мөмкин.
Русанна үзен татар дип саный. 22 ел элек бер-берсеннән аерылган ана белән бала әле дә күрешмәгән. “Ачу юк, ләкин ярату да юк”, диде ул Азатлыкка.
Азатлык радиосы 2012 елдагы шатлыклар, гаугалар, һәлакәтләр, билгеләнүләрне барлый. 2012 – Кәбисә ел иде. Нинди булды ул: авырмы, җиңелме, уңышлымы?
Русия телевидениесендә моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Соңгы айларда барган "Голос" ("Тавыш") тапшыруы финалына татар кызлары чыкты, алай гына түгел, беренче ике урынны яулады.
2012 елның төп сорауларыннан берсе сүз иреге белән дин иреге арасындагы баланс турында булды. Әлегә уртак җавап табылмады.
Русия гомумхалык берлегенең Казан бүлеге башлыгы урынбасары Витольд Филлипов ун тәүлеккә ябылды. Рус милләтчесе Михаил Шаровның өендә тентү булды.
Русия президенты Владимир Путин йолдызының томанлануы белән бергә илдәге бер чор да тәмамланып килә. Шул ук вакытта Русия яңа чорга әле әзер түгел.
26 декабрьдә Федерация шурасы "Ятим балалар турында" канунны бертавыштан раслады. Документ имзалау өчен президентка җибәрелде.
Мәскәү АКШ ватандашларына русияле ятим балаларны асрамага алуны тыйган канун кабул итәргә торганда, илдәге балаларның бер өлеше фәкыйрьлектә тилмерә.
21 декабрьдә Русия думасы мәгариф турында канунны өченче, соңгы укылышта раслады. Анда белем бирү рус телендә генә гарантияләнә, башка телләрдә “мөмкин” дип кенә әйтелә.
Мәскәүдә узган җәмәгать тыңлауларында Русиядәге милләтләрнең үсеше өчен аерым програм булдыру кирәклеге әйтелде.
Путин “Русиянең милли сәясәт стратегиясе”н имзалады. Аның нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган.
дәвам