Танылган тележурналист, Русия президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Максим Шевченко Татарстан белән Мәскәү арасында шартнамә озайтылырга, ә президент атамасы сакланып калырга тиеш, дип белдерде. Аның фикеренчә, татар телен саклау мәсьәләсе Татарстан хакимияте карамагында.