АКШ хөкүмәте кимендә 15 февральгә кадәр эшкә чыга, аңа кадәр президент Мексика чигендә дивар төзү мәсьәләсендә Конгресс белән уртак фикергә килергә өметләнә.
Февральдән башлап икмәк бәясе 6-7 процентка артырга мөмкин. Тавык ите бәясе былтыргы шушы чор белән чагыштырнда инде 22,4 процентка арткан.
Үзәк банк хәбәр итүенчә, Русия банклары физик затларга кредит бирүне 2018 елда 22,8 процентка арттырган. Былтыргы кредит бурычлары арту 2013 елдан бирле иң югары дәрәҗәдә булган.
Венесуэланың читләтелгән президенты Русиягә илдә сәяси кризис чорында теләктәшлек белдерүе өчен рәхмәт әйтте. АКШ, Канада һәм тагын берничә ил Мадуро вәкаләтләрен танымый.
Гаджетларны IMEI - мобиль җиһазның халыкара идентификаторы нигезендә теркәргә тәкъдим итәләр. Бу террорчылар аралашкан җиһазларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк диләр.
2018 елда Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять бирүче русияләр саны 1,5 тапкыр арткан.
Интернетта ялган хәбәр тарату һәм хакимият символларын мыскыллау өчен җәза турында кануннар әлегә беренче укылышта каралды һәм хупланды.
Украинаның элекке президенты ил чикләрен үзгәртүдә һәм сугыш алып баруда астыртын булышуда гаепле диелә хөкем карарында. Янукович 13 елга иректән азат итүгә хөкем ителде.
Һуан Гуайдоны Венесуэла җитәкчесе дип АКШ президенты Дональд Трамп һәм Америка дәүләтләре оешмасы сәркатибе Луис Альмагро таныды.
Русия порты АКШ чикләүләрендә булган корабларны штрафлардан куркып кертмәгән. Шунлыктан кораблар ягулыкны бер-берсенә диңгездә күчерергә булган.
Ту-23МЗ очкычы Мурмански өлкәсендәге Оленегорски һава аланына төшкәндә җимерелгән. Дүрт очучының икесе исән калган.
Украина Керич бугазы янында янган ике кораб Сүриягә канунсыз ягулык ташуда катнашкан дип белдерде.
дәвам