Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп тоткарланган яшь галим Азат Мифтаховны 2020 елның 7 февраленә кадәр сак астында калдырды. Февральдә Азатның сак астына алынуына нәкъ бер ел булачак.
Дөнья хәйрия рейтингында Русия 117нче урынны алган. Charities Aid Foundation халыкара хәйрия фонды төзегән исемлеккә барлыгы 126 ил кергән.
ДНРда украин теле дәүләт теле буларак гамәлдә кулланылмый, шуңа күрә урыс телен генә калдыру тәкъдим ителә. Мәктәпләрдә дә урыс теле генә мотлак укытылырга мөмкин.
Русия белән Кытай арасында газүткәргеч турында килешү 30 елга төзелгән һәм ул Кытайга елына 38 млрд кубометр газ җибәрүне күз уңында тота.
Кытай Вашингтон илнең эчке эшләренә тыкшына дип санап, АКШка чикләүләр кертте.
28 ноябрь Чехия авыл хуҗалыгы министры Татарстан президенты белән очрашырга тиеш иде. Ләкин Чехия делегациясе очкычына Мәскәүдән Казанга очарга рөхсәт бирелмәгән.
1990нчы еллар башында урыс телен дөньяда 74,6 миллион кеше өйрәнгән, ә 2018 елда - 38,2 миллион.
АКШ президенты Дональд Трамп Һонконгта кеше хокуклары бозылу өчен җаваплы Кытай һәм Һонконг рәсмиләренә чикләүләр кертүне һәм әлеге төбәктә протестларга теләктәшлек чараларын күз уңында тоткан кануннар имзалады. Кытай моны илнең эчке эшләренә тыкшыну дип атады.
Русия Дәүләт думасы депутаты Василий Пискарев бу Русия ватандашларының иминлеге өчен кирәк дип аңлаткан.
АКШ рәсмие сүзләренчә, Русия Либиягә "зур гына" хәрби контингент җибәргән, ул Хәлиф Хафтар җитәкчелегендәге дәүләт гаскәренә ярдәм итә.
Доминикан республикасында автобус йөк машинасына бәрелеп ауганнан соң кимендә 27 русияле турист хастаханәгә китерелгән. Аларның 15е авыр хәлдә, берсенең кулларын ампутацияләргә туры килгән.
Һонконгта протестлар башланганнан соң беренче сайлаулар узды. Халык якшәмбе 18 район шурасы әгъзаларын сайлады.
дәвам