Полиция су сибү машиналары һәм көч кулланды. Тоткарланучыларның берсенең башын баганага бәргәннәр, таяклар куллану турында да хәбәр ителә.
Дөньяның иң имин төбәге дип Европа аталган. Русия 154-нче урында.
Казакъстанның сайланган президенты Касыйм-Жомарт Токаев 12 июньдә ант кабул итте һәм рәсми рәвештә ил башлыгы вазифасына кереште.
Казакъстанда президент сайлау көнне һәм сайлаудан соң 550 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Русияләрнең 29 проценты Донбассның Украинадан бәйсез булуы яклы. 2017 елның мартында андыйлар 37 процент булган.
Согуд Гарәбстанының Казандагы консуллыгы Русия мөселманнарына хаҗга бару эшен җиңеләйтәчәк диелә.
Элекке түрә җинаять оешмасы төзүдә гаепле дип танылды. Тикшерү Вячеслав Гайзер берничә түрә һәм эшмәкәр белән өч миллиард сумлык дәүләт милкен урлаган дип саный.
Һонконгта бер миллионга якын кеше якшәмбе урамнарга протест чарасына чыкты. Алар Һонконг кешеләрен Кытайга экстрадицияләү мөмкинлеге бирүче канун өлгесенә ризасызлык белдерде.
Казакъстанның хәзерге президенты Касыйм Токаев ил башлыгы сайлауда 70,76 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.
Мәскәүдә полиция "Медуза" порталының махсус хәбәрчесе Иван Голуновны тоткарлаган. Тикшерүчеләр журналист мефедрон наркотигы сатарга җыенган дип белдерә. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйли.
YouTube идарәсе видеоһостинг кагыйдәләрен үзгәртте: бер төркем кешеләрнең башкалардан өстенрәк булуын алга сөрүче роликлар тыелачак.
Югары һәм хәрби технология өлкәсендә яшерен мәгълүмат җыяр өчен Русия, Кытай һәм Иран үзләренең АКШтагы студентларын куллана. Бу хакта АКШның иммиграция һәм таможня полициясендә (ICE ) югары вазифа биләүче түрә кисәткән.
дәвам