2018 елда Русиядә туган балалар саны, 2016 ел белән чагыштырганда, 15,3 процентка кимегән. Балалар хокуклары вәкиле Анна Кузнецова моны борчулы тенденция дип атады.
Русияләрнең 69 проценты яшәү дәрәҗәсе төшүгә каршы протест чараларына чыгарга җыенмый. Шулкадәр үк кеше мондый чараларның үз шәһәрләрендә оештырылу ихтималы зур түгел дип саный.
Популяр танышулар хезмәте кулланучыларның язышуларын сакларга, алар турында мәгълүматны махсус хезмәтләргә тапшырырга тиеш булачак.
Күптән түгел анда мең хәрби киңәшче булса, хәзер алар берничә дистә генә калган диелә.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Русия президенты Владимир Путин рейтингын яңа методика нигезендә исәпли башлаган.
Украина Русиянең асаба халыкларын Мәскәү басымыннан яклауны сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә җыена.
Михаил Саакашвилига Варшаудан Киевка очар алдыннан активист Нәфис Кашапов Русия халыкларының Мәскәү басымына дучар булулары турында хат тапшырган.
Канун АКШ һәм CCCР арасында төзелгән ракетлар килешүен туктатып торуны күздә тота. Президентка теләгән вакытта әлеге килешүне кабат торгызу хокукы бирелергә мөмкин.
Сингапур мондый уңышка технологик инфраструктура, квалификацияле эшчеләр, иммиграция өчен уңай кануннар нәтиҗәсендә ирешкән. Русия 45нче урында.
Росавиация хисабына караганда, очкыч 100 процент төзек булган, әмма очучылар "тәҗрибәсезлектән яки нерв киеренкелегеннән" берничә хата җибәргән.
Росстат тикшеренүе күрсәткәнчә, русияләрнең 14,9 процентының акчасы бары тик туклануга гына җитә.
Форумда Русиядәге сәяси вазгыять, җәмгыять алдында торган проблемнар, халыкара иминлек пробемы һәм Русия-Украина, Русия-Беларус мөнәсәбәтләре турында фикер алышу булачак.
дәвам