Сталин чорында үтерелгән татарларга истәлек тамгасы татарлар тырышлыгы белән куела.
Русиядә соңгы атнада икенче кешенең дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп тоткарлануы билгеле булды. Ике эш турында да тәфсилле мәгълүмат юк.
Украина депутаты Һанна Һопко Канада тышкы эшләр министрына Идел буе халыкларының хәле турында материал кергән журнал тапшырган.
Җир тетрәү магнитудасы 6,4 баллга җиткән. Һәлак булучылар турында хәбәр ителми.
Мари гөсләләре инде танылган брендка әверелде, ә аларны ясаучы бәлки бердәнбер оста — татар кешесе.
Кытай хөкүмәте Төркия делегациясен Синҗанга чакырган дип хәбәр итте Төркия президенты идарәсе вәкиле.
Алек Сигли Төньяк Кореядә укыган, ил буенча туристик сәфәрләр оештырган. Июнь азагында ул элемтәгә чыкмый башлаган. Хәзерге вакытта ул иреккә чыгарылган.
Канун АКШ һәм Cовет берлеге арасында төзелгән ракетлар килешүен туктатып торуны күздә тота.
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Кытайга эш сәфәре вакытында Пекин белән тыгыз мәдәни һәм икътисади элемтәләрне һәм иминлек өлкәсендә хезмәттәшлекне хуплап чыгыш ясаган. Уйгыр җәмәгатьчелеге бу уңайдан борчылу белдерә.
Либия башкаласы Триполи янында урнашкан "Таҗура" мөһаҗирләр үзәгенә һава һөҗүме башкарылды. Аның нәтиҗәсендә кимендә 40 кеше һәлак булды дип хәбәр итәләр Reuters һәм AFP.
Сергей Петушков дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнә, әмма бу эш турында тәфсиллерәк мәгълүмат бирелми.
Чехия транспорт министрлыгы Русия авиаширкәтләренә Чехия шәһәрләренә очышларны тыюга карата аңлатма бирде. Әлегә 7 июльгә кадәр ике як өчен дә чикләүләр алынды.
дәвам