Татарстаннан Украинага күченергә мәҗбүр булган хокук яклаучы, блогер Илмир Имаев Одессада җирләнде.
Атом сынауларына бәйле үзгәрешләрне тикшереп торучы ике станция Северодвински янындагы хәрби полигонда булган шартлаудан соң ике көн узгач мәгълүматларны тапшырмый башлаган.
Мәскәүнең башка дәүләтләргә биргән кредитлары турында мәгълүмат сер итеп саклана, әмма РБК ачык чыганаклардан Русиягә бурычы булган 17 илне ачыклаган. Җәмгысе алар Русиягә $27 млрд кайтарырга тиеш.
Британиянең тикшерү төркеме иярченнән алынган фотолар һәм интернеттагы төрле видеоязмаларны анализлап, Украинаның Иловайски шәһәре янындагы бәрелешләрдә Русиянең катнашуын дәлилләгән. Ул вакытта Украина ягыннан 366 хәрби һәлак булган иде.
Төньяк Корея соңгы өч атна эчендә инде алтынчы тапкыр ракетлар сынавы уздыра. . Сеул моны "көч демонстрацияләү" дип атый һәм Көньяк Корея белән АКШның берлектә уздырган хәрби күнегүләре белән бәйли.
Трамп киңәшчеләреннән АКШның кануни рәвештә Гренландияне алып булу-булмау турында сораштырган һәм утраудагы табигый байлыкларның күп булуына, аның геосәяси әһәмиятенә игътибар иткән.
Скотленд-Ярд Скрипальләрне агулауны тикшергәндә тагын бер полиция хезмәткәренең нерв-паралитик матдәдән зыян күрүе турында белдерде. Ул исән, дәваланганнан соң эшкә чыккан.
Мәскәүдә массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнеп тоткарланган Айдар Гобәйдуллин Уфада бик күп олимпиадаларда җиңү яулаган. Төпле белем алу өчен ул Уфада лицей тәмамлагач Мәскәүгә китеп, анда физика-техника институтын бетергән.
Кыргызстанның элекке президенты Атамбаевка Кой-Таштагы вакыйгаларга бәйле тәртипсезлекләр оештыру, канунсыз корал әйләнеше, тотыклар алу, үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепләү белдерелгән.
Һава аланы инде теркәлү тәмамланган очышларга очып китү һәм Һонконгка инде оча башлаган очышларга килү рөхсәтен генә биргән.
Путинның хакимияткә килүенә 20 ел тулу уңаеннан аны тәхеткә китергән вакыйгаларны барладык.
Атамбаевка коррупция турында гаепләү белдерелгән, ул шулай ук криминаль авторитетны канунсыз төрмәдән азат итү белән бәйле эштә дә шикләнелә.
дәвам