26 августтан АКШның Русиягә каршы "Скрипальләр эше" белән бәйле чикләүләренең икенче өлеше үз көченә керде.
Кабарда-Балкар республикасы югары мәхкәмәсе җирле активист, "Хабзэ" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мартин Кочесоковны йорт сагыннан азат итте. Элегрәк ул наркотиклар саклауда гаепләнг иде.
Сбербанк Чуашстанда да электрон чират кәгазе бирә торган системны чуаш теленә тәрҗемә иткән. Аны "Хавал" төркеме башкарган.
Руси президенты Владимир Путин АКШның "Томагавк" канатлы ракетын сынауга карата җавап әзерләргә вәгъдә бирде.
Чечняның Шали шәһәрендә республиканың Мәскәүдән куелган элекке президенты Әхмәт Кадыровның туган көнендә яңа мәчет ачылды. Ул Европада иң зуры санала.
Украина Русия Югары мәхкәмәсенә "Укртатнафта" белән бәйле финанс низагында "Татнефть" файдасына $144 млн түләү турындагы карарга кассация шикаяте тапшырган.
"Союз" корабы Халыкара галәм станциясенә Русиянең беренче андроид механизмлы, Федор исемле роботын алып бара. Аны галәмдә сынарга җыеналар.
Украина, Германия һәм Британия Русиянең Зур җиделек төркеменә кайтуга каршы. Алар Мәскәү Украина белән бәйле шартларны үтәмәде дип белдерә.
Катар БМО Кеше хокуклары шурасы җитәкчесе Коли Секка 12 июльдә Кытай сәясәтенә уңай бәя биреп язылган хаттагы имзасыннан баш тартуын хәбәр иткән.
Русия мабугат чаралары Мәскәү Киевка былтыр Кара диңгездә тоткарланган украин диңгезчеләрен һәм төрле җинаятьләр өчен хөкем ителгән тагын биш кешене кайтарырга мөмкин дип яза. Русиягә кемнәр тапшырылачагы хәбәр ителми.
Айдар Гобәйдуллин 9 октябрьгә кадәр сак астында булачак. Хөкемдар 1,2 млн сумлык (йолым) залог тәкъдимен дә, кешеләрдән җыелган имзаларны да исәпкә алмады, чикләү чарасын үзгәрешсез калдырды.
АКШның Русиядәге әлеге илчесе Джон Һантсман быел октябрьдә китә, аның урынына дәүләт секретаре урынбасары Джон Салливан килергә мөмкин.
дәвам