Apple ширкәте Калифорниянең Купертино шәһәрендә яңа айфон модельләрен тәкъдим итте. Чарада iPhone 11, iPhone 11 Pro һәм iPhone 11 Pro Max күрсәтелде.
Азатлык белән сөйләшкән җәмәгать эшлеклеләре Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикердә.
Сораштырулар күрсәткәнчә, АКШка һәм Европа берлегенә уңай мөнәсәбәт белдерүче русияләр саны арткан. Шул ук вакытта Германиягә карата начар мөнәсәбәттә булучылар саны иң югары дәрәҗәгә җиткән.
Бурятия башкаласы Улан-Удэ үзәгендә икенче көн митинглар тынмый. Халык шәһәр мэрын яңадан сайлауны һәм шаман Александр Габышевның кулга алынган ике тарафдарын иреккә җибәрүне таләп итә.
Бүген Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртте. Ул хастаханәгә китерелгән, тәне 90 процентка янган. Соңрак алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Азатлык бу фаҗиганең нечкәлекләрен белеште.
Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин бүген иртән Удмуртия дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төрткән. Исән калу-калмавы билгесез.
Алексей Навальныйның Уфада, Самарда, Пермьдә, Саранскида һәм Чиләбедәге штабларына 10 сентябрьдә тентү белән килгәннәр. Бу сәясәтченең Коррупциягә каршы көрәш фондына карата ачылган җинаять эше белән бәйле диелә.
Алмашу "35кә 35"схемасы нигезендә башкарылган дип хәбәр ителә.
Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украинаның Русия белән тоткыннарны алышуда кырымтатар тоткыннарны исәпкә алмауның нәтиҗәләре начар булачак дип кисәтте.
Трамп исеменә язылган мөрәҗәгатьтә Конгресс вәкилләре Русия башкаласында узган протест чараларында "күп кенә демонстрантлар кыйналды, тоткарланды һәм төрмәләргә җибәрелде" дип искәртә.
Русиянең эре шәһәрләрендә хәмер һәм сыра сатучы кибетләр саны арта башлаган. Кайбер очракларда мондый кибетләр ачуның үсеш темплары 70 процентка кадәр барып җитә.
Зимбабвеның элекке президенты, Африканы колонияләштерүдән арындыру хәрәкәте лидерларының берсе һәм диктатор Роберт Мугабе 95 яшендә вафат булган.
дәвам