Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Украинаның Русия белән тоткыннарны алышуда кырымтатар тоткыннарны исәпкә алмауның нәтиҗәләре начар булачак дип кисәтте.
Трамп исеменә язылган мөрәҗәгатьтә Конгресс вәкилләре Русия башкаласында узган протест чараларында "күп кенә демонстрантлар кыйналды, тоткарланды һәм төрмәләргә җибәрелде" дип искәртә.
Русиянең эре шәһәрләрендә хәмер һәм сыра сатучы кибетләр саны арта башлаган. Кайбер очракларда мондый кибетләр ачуның үсеш темплары 70 процентка кадәр барып җитә.
Зимбабвеның элекке президенты, Африканы колонияләштерүдән арындыру хәрәкәте лидерларының берсе һәм диктатор Роберт Мугабе 95 яшендә вафат булган.
Алар Идлиб виаләтенең Джурин авылы янында 4 сентябрьдә һәлак булган диелә. Тагын ике кеше яраланган.
5 сентябрь Азат Мифтаховның мәхкәмә утырышы булды. Хөкемдар карары нигезендә яшь галимнең тикшерү изоляторында утыруы тагын 3 айга озайтылды. Бутырка тикшерү изоляторында ул 7 декабрьгә кадәр калачак. Азатлык мәхкәмә утырышында булды.
27 июльдә Мәскәүдә узган протест чарасында катнашканнан соң кулга алынган Айдар Гобәйдуллин эшен 10 сентябрьдә карый башлаячаклар.
Владимир Путин тоткыннарны алышу "күләмле" булачак, ул Украина белән мөнәсәбәтләрне нормальләштерүдә "яхшы адым" булырга мөмкин диде.
Бу елның гыйнвар-июнь айларында Русиядә хәмер эчеп агуланудан үлүчеләр саны 17 процентка арткан. Татарстан исемлектә беренче урында тора.
Мәскәүдә протест чараларында полициягә карата көч куллануда гаепләнеп Евгений Коваленков өч ярым елга, Кирилл Жуков өч елга ирекләреннән мәхрүм ителде.
9 сентябрьдә Софияда Русия мәдәнияте үзәгендә 1944 елгы вакыйгаларга багышланган күргәзмә узачак. Болгарстан Русияне моның белән "эчке сәясәт дебатларына тыкшыну"да гаепли.
Республиканнар һәм демократлардан торган бер төркем сенаторлар АКШ президенты Дональд Трампны Украинага кичекмәстән 250 милн доллар күләмендә финанс ярдәм бүлергә чакырып хат җибәрде.
дәвам