Татар-башкортта чын мәгънәсендә буржуазия сыйныфы булган дип әйтү, бәлки, дөрес үк булмас. Шиксез, татар байлары, фабрикантлары, һөнәрханә һәм кибет хуҗалары турында сөйләргә мөмкин, ләкин алар да, гади татар-башкортлар кебек үк, милли изүгә дучар була.