Татар хатын-кыз журналистлары кайнар нокталарда да, аз акчага эшләргә дә риза. Сөйләшүдә Салисә Гәрәева, Илсөяр Хәйруллина, Алсу Хәсәнова катнаша.
“Сәяси ачлыкка 20 ел: тарих һәм бүгенге вазгыять” дигән түгәрәк өстәл чарасында ачлык тотучылар, яшьләр катнашты.
Халык шагыйре Әнгам Атнабайның шигырьләре, җырлары кергән диск дөнья күрде. Шул уңайдан Уфадагы “Атнабай” хәйрия вакыфын оештыручыларның берсе – Әнгам Атнабаевның улы Азамат белән “Азатлык” радиосының Казан студиясендә әңгәмә корабыз.
Бүген Казан имамнары Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинне мөхтәсиб итеп сайлады.
Вакытлы хөкүмәтнең озакка сузылган сугышны туктату өчен чаралар күрә алмавы һәм инкыйлабчы төркемнәрнең бу режимны җимерергә теләүләре Русиядә болай да киеренке иҗтимагый, икътисади, сәяси вазгыятьне тагы да кискенләштерә.
1917 елның 7-10 апрель көннәрендә Петроградта җыелган кадетлар фиркасе съезды мөселман-кадет мөнәсәбәтләренең киләчәге өчен бик мөһим була. Мөселманнар белән кадетлар арасындагы төп низаг сугыш һәм аның сәбәпләре өчен чыга.
“Безнең гәҗит”нең сәхифәләре күп булганлыктан, газет мөхәррире аларның кайберләрен аерым чыгарырга булган. Нәтиҗәдә “Могҗизалы дөнья”, “Серләр гәҗите”, “Шифалы гәҗит”, “Мыштым тема” дигән газетлар барлыкка килгән.
Уфада яшәүче танылган шагыйрә Фәния Гафар кызы Чанышева Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Күзәйдә туып үсә. Халкыбызга әллә никадәр затлы-зыялы шәхесләр биргән авыл ул. Татар морзалары Чанышевлар, Еникеевлар, Кинзикеевлар бу якларның данын бик еракларга таныткан. Фәния ханым белән сөйләшүебез шушы хакта фикер алышудан башланды.
Молдовада чиркәү әһеле илнең “мөселманлашуына каршылык белдереп” халыкны протест чарасына чакыра.
Әлбир Крганов мәчетләр төзү кирәклеген дәлилләгән үтенечләрне Русия җитәкчелегенә җибәрергә кирәклеген әйтә.
“Азатлык” радиосының Казан бүлегенә Кукмара районының Чишмәбаш авылында яшәүче җирсез, ләкин маллы фермер Илдус Корбанов килде. Ул берничә ел дәвамында пай җирен алу өчен көрәш алып бара.
дәвам