Берәүләр социаль челтәрләрдә фото карап, музыка тыңлап утырса, Кукмара егете Ренат Миңнегалиев бизнес белән шөгыльләнә. Кукмара булгач, нинди бизнес булсын? Әлбәттә, итек сату.
Лондонда яшәүче шагыйрь, публицист, Тукай бүләге иясе “Азатлык”та кунакта булып, яңа китаплары белән таныштырды.
Кытай Колумбиядә Тын һәм Атлантик океанны тоташтыручы 220 чакрым озынлыктагы тимер юл төземәкче.
Күптән түгел “Хәзинә” дип аталган лазер тәлинкә дөнья күрде. Әлеге мультимедиа-проектын гамәлгә куючылар: Татарстан җыр-бию ансамбленең хор җитәкчесе Венера Гәрәева һәм администраторы Гөлназ Галиева белән әңгәмә корабыз.
Равил Сабыр пәрәвез дөньясында инде бик күптәннән кайный икән. Театр дөньясында аны яшь драматург дип таныштырсалар, без аксакал интернетчы дип тәкъдим итик.
Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшит ижат гомерен шигърияткә һәм татар радиосына багышлады. “Азатлык” радиосының сыналган дустына март аенда 75 яшь тулды.
Татарстанның яңа мөфтие Илдус Фәиз Диния нәзарәтенең киләсе дүрт елда башкарачак максат-бурычлары белән таныштырды.
Апрель азагында җырчы Илшат Вәлиев Татарстан һәм Башкортстан якларында концерт куярга җыена. Казандагы тамаша 26 апрельдә Габдулла Тукай туган көнне булачак.
Туган тел көне алдыннан “Мин татарча сөйләшәм” чарасы турында түгәрәк өстәл янында Фирая Шәйхиева һәм Тәбрис Яруллин белән әңгәмә.
17 апрельдә Төркиядә күренекле галим Әхмәт Тимер беренче тапкыр зурлап искә алыначак.
Urazova.ru сайтына керүчеләр саны көненә 450-500, ә ачып караулар саны 2500-3000 кешене тәшкил итә. Татар җырчылары сайтлары арасында бу – абсолют рекорд. Гүзәл Уразова һәм аның ире Илдар Хәкимов студиябездә кунак булып китте.
дәвам