10 августта Ижау шәһәре үзәгендә "Үзәк мәчет" дип аталган, шәһәрдәге иң зур мәчет ачыла.
Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев фикеренчә, телевидение халыкны зәвыкъсыз итә, әнә шул сәбәпле җитди әсәрләр дә театр сәхнәсеннән китә.
Дөньяда зур тизлек белән популярлык яулаган Pokémon Go уены Иранда тыелды. Шул ук вакытта Казанда бу уенны уйнаучылар күренә башланды. Азатлык та Казан үзәгендә берничә покемон "тотып" карады.
6 август Апанай мәчетендә мәхәллә бәйрәме үтте. Анда, читтән китерелгән имам мәхәллә халкын әйдәп бара алмый, дин әһелләре мәчетләрдә сәдака гына җыймасын, аны китерүчеләр белән сөйләшсен дә, аңлату эшләре үткәрсен иде, дигәнрәк фикерләр яңгырады.
29 июль Казанның "Идел-Пресс" нәшрият йортында Коръәннең яңадан редакцияләнгән "Казан басмасы" нәшер ителә башлады. 604 биттән торачак "Казан басмасы" Коръәннең яңа нөсхәсе биш мең данә тираж белән басылачак һәм бер айдан әзер булачак.
Галимә Миләүшә Хәбетдинова татар язучысы Аяз Гыйләҗев белән бергә ГУЛАГ михнәтләрен узган маҗар тылмачы Арпад Галгоцины эзләп тапкан. Азатлык тәрҗемәче белән әңгәмә корды. Ул татар язучысы турында истәлекләре белән уртаклашты.
Надир Дәүләтнең "1917 елгы Октябрь инкыйлабы: Русия төркиләренең яшәеш өчен көрәше" исемле әсәреннән өзекләр.
Исламофоб Роман Силантьев диссертациясе плагиаттан торуы ачыкланган. Белгеч Ринат Мөхәммәтов аның фәнни эшенә караганда, идеяләре мөселманнарны күбрәк борчуын әйтә.
Татарча белем алган Казан кызы Алия Гыймадиева Гарәп Әмирлекләренең һава ширкәтендә стюардесса булып эшли. Үзенең анда эшләвен ул дөнья буенча сәяхәт итәргә яратуы белән аңлатты. Алия фикеренчә, теләге зур булган башка татар яшьләре дә чит илләрнең һава корабларында эшли ала.
Мәскәүнең “Ярдәм” мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов өй сагына хөкем ителде. Адвокаты бу хәл Русия Думасына сайлау якынлашуы һәм “Яровая кануннары” белән бәйлергә булырга мөмкин дип саный.
Төркиянең дини оешмалары, дини эшләр министрлыгы белән элемтәләрне өзеп торган Чуашстан диния нәзарәте хезмәттәшлекне инде яңартырга ниятли. Дини оешмага ашыгыч сәяси белдерүләр ясау төсме?
дәвам