16 гыйнвар татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тула. Азатлык аның туган авылы Ябынчы, балачагы узган Ташкичү авылларына, шулай ук Комырхуҗа авылындагы музейда булып кайтты.
Кырымтатар язучысы Певат Зети, Русия аннексиясеннән соң Кырымда кырымтатар теленең куллану даирәсе торган саен тарая бара, ди.
8 гыйнвар Башкортстанда яшәүче күренекле татар шагыйре Фәрит Габдрәхимгә 85 яшь тулды. Аны әдәбият галимнәре республикадагы иң милли татар шагыйре дип билгели.
Мәскәү мөфтие урынбасары Марат Алимов Мәскәүнең Бутово районындагы мәчетенә полиция тикшерүләре ешаюына борчыла. Әлеге тикшерүләрдән куркып мәчеткә килүче мөселманнар саны кимегән.
Пермьнең "Гүзәл Чулман" бию ансамбле Ирен-Сылва татарларының фольклорын таныта. Күрше тирәдә яшәгән мари халкының бию үрнәкләре дә аларның иҗатында чагыла.
Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме ел башында гадәттәгечә алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә. 2018дә безне нинди премьералар көтә? Дөнья кинематографы нинди зур проектлар әзерли? Еллык кино планын безнең белән корырга тәкъдим итәбез.
Азатлык 2017 елның пәрәвездә иң кызыклы шаяртуларын барлады.
2017 елга йомгак ясаганда, Азатлык үз эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясарга булды. Елның иң күп укылган язмаларын, иң күп каралган видеоларын, иң күп фикер килгән хәбәрләрне тәкъдим итәбез.
2017 ел мәдәни чараларга, тамашаларга байлыгы белән дә, шул ук вакытта бу өлкәдәге чигенешләр белән дә истә калыр. Азатлык 2017 елның зур игътибар җәлеп иткән мәдәни вакыйгаларын барлады.
Иҗади берлек әзерләгән "Әлиф", Әлмәт театрының "Кибет", Башкорт дәүләт драма театрының "Антигона" спектакльләре март һәм апрельдә Мәскәүдә "Алтын битлек" бәйгесе жюриена күрсәтелә.
Бер төркем мөселманнар "коръәнчеләр"гә каршы чара күрүне сорап Равил Гайнетдинга мөрәҗәгать имзалаган иде. Русия мөфтиләр шурасы корылтаенда әлеге төркем хөкем ителгән һәм сак булу турында кисәтелгән.
Мәскәү өлкәсе Электрогорски шәһәрендә быел ислам мәдәни үзәге эшли башларга тиеш иде. Әмма шәһәр җитәкчелеге һәм полиция тарафыннан аяк чалулар сәбәпле ул инде бер еллап төзелеп бетә алмый тора.
дәвам