Татарстан мәдәният министрлыгы каршында татар эстрадасын багучы белгечләр шурасы төзеләчәк. Ул татар эстрадасының дәрәҗәсен күтәрү белән шөгыльләнер дип көтелә. Анда кемнәр керәчәге әлегә билгесез. Сәнгать, эстрада вәкилләренең бу шурага фикерләре төрле.
Казакъстанның Семей шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе җитәкчелеге аларны оптимальләштерү сылтавы белән башка сәнгать мәктәбенә кушарлар һәм татарлык юкка чыгар дип борчыла. Шәһәр хакимияте вәкиле Азатлыкка Татар сәнгать мәктәбе башка мәктәпләргә кушылмаячак дип ышандырды.
19 гыйнвар Казанның "Хәзинә" картиналар галереясендә татарның наив сәнгать юнәлешендәге беренче рәссамы Әлфрид (Альфред) Шәймәрдәновның күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә бер ай буе эшләячәк.
19 гыйнвар Хач ману көнендә автор-башкаручы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров бәкене ярымай формасында кисеп православ динендәгеләрне бәйрәм белән котлады. Аның бу гамәле зур шау-шу тудырды. Азатлык бу хакта аның үзе белән сөйләште.
16 гыйнвар татар мәгърифәтчесе, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тула. Азатлык аның туган авылы Ябынчы, балачагы узган Ташкичү авылларына, шулай ук Комырхуҗа авылындагы музейда булып кайтты.
Кырымтатар язучысы Певат Зети, Русия аннексиясеннән соң Кырымда кырымтатар теленең куллану даирәсе торган саен тарая бара, ди.
8 гыйнвар Башкортстанда яшәүче күренекле татар шагыйре Фәрит Габдрәхимгә 85 яшь тулды. Аны әдәбият галимнәре республикадагы иң милли татар шагыйре дип билгели.
Мәскәү мөфтие урынбасары Марат Алимов Мәскәүнең Бутово районындагы мәчетенә полиция тикшерүләре ешаюына борчыла. Әлеге тикшерүләрдән куркып мәчеткә килүче мөселманнар саны кимегән.
Пермьнең "Гүзәл Чулман" бию ансамбле Ирен-Сылва татарларының фольклорын таныта. Күрше тирәдә яшәгән мари халкының бию үрнәкләре дә аларның иҗатында чагыла.
Азатлыкның "Киноханә" шәлкеме ел башында гадәттәгечә алдагы елга кинокүзәтү тәкъдим итә. 2018дә безне нинди премьералар көтә? Дөнья кинематографы нинди зур проектлар әзерли? Еллык кино планын безнең белән корырга тәкъдим итәбез.
Азатлык 2017 елның пәрәвездә иң кызыклы шаяртуларын барлады.
2017 елга йомгак ясаганда, Азатлык үз эшчәнлегенә дә нәтиҗә ясарга булды. Елның иң күп укылган язмаларын, иң күп каралган видеоларын, иң күп фикер килгән хәбәрләрне тәкъдим итәбез.
дәвам